Аның сүзләренчә, әнисенең кадерен ул аны югалтканнан соң гына аңлаган.
"Еш кына шулай була, әниебезнең безгә никадәр кадерле булганлыгын без бик соң аңлыйбыз. Мин әнинең кадерен аны югалткач кына аңладым. Бу - зур югалту. Аның җылысы, тавышы, йомшак куллары, мине «бәбкәм» дип атавы, боларның барысын да сагынам. Әни — гади кеше түгел, бу - синең таянычың. Әни - ул дога. Әни — ул безне кеше итеп саклый торган көч. Әни гомер бирә, тормыш юлын күрсәтә һәм без үзебезне югалткач та безне ташламый. Аларның бу дөньяга керткән өлеше бәяләп бетергесез. Әни хәзер юк, ә мин һаман да аның янына кайтып сөйләшергә телим. Тагын бер тапкыр булса да кочаклап, «рәхмәт» дип әйтергә иде. Аның догалары, аның карашы, аның назлылыгы һаман да минем белән. Мин моның белән яшим, моның белән эшлим, мин моның белән алга барам", — дип искә ала Ринат Рәхмәтуллин әнисен.
Артист аның турында сөйләгәндә күз яшьләрен тыя алмый. Аның сүзләренә караганда, ул әнисенең ничек каршы алганын, башка беркем дә әзерли алмаган ризыкларын юксына.