-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
13 февраль , 16:40

"Эшелон" сәхнәгә чыкты

10 февральдә Уфада «Башкортостан» дәүләт концерт залының кече залында «Эшелон» спектакле күрсәтелде.

"Эшелон" сәхнәгә чыкты
"Эшелон" сәхнәгә чыкты


Спектакльне яшьләр коллективлары арасында «Театраль Идел буе» округ фестиваленең төбәк этабында җиңүче «Лики» халык театры тәкъдим итте.
Анжелика Рамазанова режиссерлык иткән Михаил Рощин повесте буенча куелган спектакль тамашачыны Бөек Ватан сугышы елларына алып кайта. Тарихи авыр сынаулар шартларында кешелеклелекне саклап калу турында уйланырга мәҗбүр итә.
Тамашага «Ватанны саклаучылар» фонды вәкилләре, Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова һәм башка мәртәбәле кунаклар чакырылган иде. Артистларга тирән һәм эмоциональ хезмәтләре өчен озак алкышлар белән рәхмәт белдерделәр.

Фото: mgazeta.com
Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас