+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
13 февраль , 11:50

"Кунакханә хикмәтски иде"

Данир Сабировның хатыны Миләүшәнең туган көнен чит илдә дүрт көн буе бәйрәм иткәннәр.

"Кунакханә хикмәтски иде"
"Кунакханә хикмәтски иде"
Алар гаилә дуслары белән Мисырда булган. Бу илдә әле беренче генә булулары икән.

«Казан концертларыннан соң хатынымның туган көнен бәйрәм итәргә булдык. Бу илдә без беренче тапкыр! 3 пар, балаларсыз һәм беренче тапкыр. Маҗаралы сәяхәт булды.

Тоткарлыкларсыз барып җиттек. Миләүшәнең туган көнен дүрт көн буе бәйрәм иттек», – ди ул сторисларында.

Данир Сабиров Мисырны бик ошаткан. «Без яшәгән кунакханә хикмәтски иде. Анда барысы да зурлар өчен. Территориясе бик матур, каралган, югары дәрәҗәдәге сервис», – дигән ул. Һәр кич саен музыкаль программа булуын да билгеләп үткән. «Кич саен безне Мамадыштан «Хатирә» бию ансамбле сөендерде», – дип шаярткан артист.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас