Аның сүзләренчә, ул исән калырмы-юкмы икәнен белмәгән. Бу хакта җырчы «Интертат» басмасына сөйләгән.
- Миндә исән калырмынмы-юкмы дигән уйлар булды. Күз яшьләре акты да акты. Мин еш елый торган кеше түгел, әмма операция алдыннан тыелып кала алмадым. Күз алдында балалар, гаилә... Күз яшьләре үзеннән-үзе килә иде. Минем кызым бит бишенче сыйныфта гына укый. Дошманга да мондый хәлне теләмәс идем. Минем йөрәк белән проблемалар булыр дип беркайчан да уйламаган идем. Мин - җитез кеше, хәтта акрын гына йөри дә белмим.
Операция бик катлаулы булды: күкрәк читлеген кискәннәр, йөрәкне бөтенләй туктатканнар... Мондый операциядән соң кайбер кешеләрнең йөрәкләре яңадан эшләп китми икән, - дип, үз кичерешләре белән уртаклашкан 51 яшьлек җырчы.