

Алсу Тимерзаһит кызы белән танышып, очрашып сөйләшкәннән соң бер гыйбрәтле риваять искә төште. “Борын-борын заманда акыл иясе яшәгән, ди. Бердәнбер көнне янына бер кеше килгән һәм аның дөньядагы барлык нәрсә турында да белә алмаганын исбатларга ниятләгән. “Хөрмәтле акыл иясе, минем учтагы күбәләк тереме, әллә үлеме?” – дип сораган. Ә үзе: “Акыл иясе, күбәләк тере, дип әйтсә, аны исән калдырырмын, үле дисә, учыма кысып үтерермен дә күрсәтермен”, – дип уйлаган. Акыл иясе бераз уйлап торган да болай җавап биргән: “Барысы да синең кулда”. Әйе, һәркемнең язмышы үз кулында. Алсу Тимерзаһит кызы тырышлыгы, эшсөярлеге, максатчанлыгы белән үзе салган тормыш юлыннан салмак кына атлап бара һәм аны үзе теләгән чагу, матур төсләргә буяп тора. Әңгәмәбез дә аның тормыш юлы, эш-гамәлләре хакында булыр.
– Алсу Тимерзаһитовна, сөйләшүне туган төяк, туып-үскән гаиләгездән башлыйк әле. Ни генә дисәң дә, һәр елга кечкенә чишмәдән башланган кебек, кешенең холкы, тормышка карашы, кешеләргә карата мөнәсәбәте дә туган як мохитендә формалаша.
– Мин Илеш районы үзәге Югары Яркәй авылында Зәлифә һәм Тимерзаһит Бәдретдиновлар гаиләсендә туганмын. Гаиләдә абыем Азамат белән үстек. Әтием белән әнием – сәнгать кешеләре булмаса да, күңелләре белән сәнгатькә якын кешеләр дип әйтә алам. Әнием – һөнәре буенча тәрбияче, аның балачактагы артист булу хыялы тормышка ашмый кала. Ул баянда уйный, матур җырлый. Әтием Илеш районының урман хуҗалыгында водитель булып эшләде, ул да баянда уйный.
– Һөнәри юлыгыз башы Яркәйдәге музыка мәктәбенә барып тоташа. Шулай бит?
– Музыка мәктәбенә, гадәттә, балалар әти-әнисе кушуы буенча бара. Ә мине беркем дә җитәкләп алып бармады. Әниемнең танышының кызы фортепиано классына укырга кергәнен ишеттем дә, мәктәптәге дәресләрдән соң берүзем барып, укырга керергә теләгемне белдердем һәм музыка мәктәбендә шөгыльләнә башладым.
– Моңа әти-әниегез каршы булмагандыр бит?
– Юк, каршы булмадылар. Белүегезчә, нинди дә булса музыка коралында уйнарга өйрәнү өчен, мәктәптәге дәресләрдән тыш, өйдә дә шөгыльләнергә кирәк. Ул елларда фортепиано сатып алу яисә аны табу җиңелдән түгел иде. Шулай булуга карамастан, әти-әнием миңа аны сатып алды. Фортепианоны әтием эшләгән йөк машинасы белән Уфадан алып кайтканыбыз әле дә истә.
– Музыка мәктәбендә шөгыльләнүче баладан зур тырышлык, үҗәтлек, максатчанлык таләп ителә, чөнки музыка мәктәбендәге җиде ел уку гомуми белем бирү мәктәбе белән бер үк вакытта бара. Күпләрдә сыну вакыты була һәм бала музыка мәктәбендәге укуын ташлый. Музыка серләренә төшенү Сезгә ничек бирелде?
– Әйе, дөрес әйтәсез, ике мәктәптә дә уку җиңел булмады. Шулай да, баланың көн тәртибе дөрес төзелсә, өйгә бирелгән эшләрне вакытында эшләп барса, үзенең зур теләге булса, ул һәр җиргә өлгерә. Әлбәттә, укытучыдан да күп нәрсә тора. Мин укытучым Руфина Мифтаховага рәхмәтлемен.
– Шулай да, музыка мәктәбен тәмамлаучыларның һәркайсы профессиональ музыкант булып китми. Башка һөнәр сайлау турында уйлаганыгыз булдымы?
– Юк, уйламадым. Унынчыны тәмамлагач, Уфа сәнгать училищесының махсус фортепиано бүлегенең Диана Латыйпова классына укырга кердем. Югары Яркәйдәге музыка мәктәбен кызыл дипломга тәмамлаган булсам да, училищеда укый башлаган елларда авыр булды. Ни дисәң дә, шәһәр мәктәпләрендә белем алучыларның мөмкинлекләре күбрәк булу сәбәпле, уйнау дәрәҗәсе дә югарырак иде. Башкалар кебек уйнар өчен миңа күбрәк шөгыльләнергә, тырышырга кирәк булды. Дәресләр башланганчы иртәнге сәгать җидедә училище классында шөгыльләнергә керә идем. Тырышып укыдым, училищены да кызыл дипломга тәмамладым һәм, Уфа сәнгать институтына имтиханнарны уңышлы тапшыргач, уку елы башында кафедра җитәкчесе миңа Әминә Шәфыйкова классында укыячагымны әйтте. Әминә Ивний кызы ул чакта Башкортстан Хөкүмәте Аппаратында эшли иде.
– Бүген инде Әминә Шәфыйкова – Башкортстанның халык артисты, күренекле музыкант, педагог, дәүләт эшлеклесе. Әминә Ивний кызы нинди укытучы?
– Ул – таләпчән һәм гадел укытучы. Моңа өстәп, оста һәм көчле пианист. Әминә Ивний кызы, һәрнәрсәдә тәртип яраткан кебек үк, ул уйнаган әсәрләр дә төгәл. Остазым укучыларының сәләтен, үз-үзенә ышанычын үстерүгә күп көч сала. Мин дүртенче курста укыганда Халыкара конкурста катнаштым һәм лауреат исеменә лаек булдым. Әминә Ивний кызының ышанычын аклый алуым, шундый дәрәҗәле конкурста беренче тапкыр катнашып, җиңү яулавым мине тагын да дәртләндерде.
Нәкъ Әминә Ивний кызы укучысы булуымны язмышымның олуг бүләге дип кабул итәм һәм моның зур җаваплылык икәнлеген дә беләм. Хәзер инде без аның белән коллегалар буларак та тыгыз элемтәдә торабыз. Шул ук вакытта ул искиткеч остаз да. Шәхси концертларым алдыннан өстәмә шөгыльләнергә кирәк булса, бервакытта да соравымны кире какмый. Кырык эшен кырык якка куеп, ярдәм итәргә ашыга.
– Бүген Сез – үзегез дә тәҗрибәле укытучы, Уфа сәнгать институтының специалитетын һәм ассистентура-стажировкасын тәмамлап, үзегез белем алган югары уку йортында эшлисез. Шушы хакта да сөйләгез әле.
– Әйе, мин 2019 елдан махсус фортепиано кафедрасында укытам. Эшемне яратып башкарам. Үземнең укытучыларым үрнәгендә белемем, тәҗрибәм белән тулысынча уртаклашырга тырышам. Студентларымны төрле конкурсларга әзерлим һәм, әйтергә кирәк, аларның уңышын күрү тагын да дәртләнебрәк эшләргә этәргеч бирә. Студентларга уйнау практикасы да кирәк. Шуны истә тотып, укучылар белән төрле концертлар оештырып, аларда катнашабыз. Әйтергә кирәк, буыннар дәвамлылыгы, югары музыка мәдәниятенә фидакарь хезмәт итү үрнәге – бу сыйфатларны студентларга безнең педагогларның тапшыруы матур гадәткә кергән.
Уфа дәүләт сәнгать институтының галим-секретаре, укыту һәм тәрбия эше буенча проректор ярдәмчесе булып та эшләдем. Тагын мин институтыбызның укытучылары һәм хезмәткәрләренең беренчел профсоюз оешмасы рәисе булып та тордым. 2015 елдан Башкортстанның Опера һәм балет театры хорының концертмейстерымын.
Узган елның сентябрендә аспирантурага укырга кердем. Бу адымга озак уйланып, җитди карар кабул итеп бардым. Шуңа күрә дә быелгы уку елыннан көчемне һәм вакытымны шушы юнәлешкә дә бүләргә тырышам.
– Укыту эше белән беррәттән, Сез сольный концертлар белән һәм камера ансамбле составында чыгыш ясыйсыз. Бу бик күп көч, вакыт, энергия таләп итә. Барысына да ничек өлгерәсез?
– Беренчедән, теләк булганда, барысына да өлгереп була. Икенчедән, нинди дә булса бер проекттан соң инде киләсесенә илһамланасың. Күп очракта коллегаларның дәртләндерүе дә илһамландыра. Музыкантның илһам бирүчесе булырга тиеш дип уйлыйм.
– Гаиләгез белән дә таныштырып үтегезче.
– Ирем Андрей белән гаилә корып, тату гомер кичерәбез. Ул да Илеш егете. Андрей, иҗат кешесе булмаса да, мине тулысынча аңлый, һәрвакыт булыша. Без икебез дә сәяхәт итәргә яратабыз.
– Сәяхәт итү Сезгә нәрсә бирә?
– Мин бик күп эшлим һәм уйныйм. Шуңа күрә вакыты белән ял да итә белергә кирәк. Ә инде сәяхәт – ул яңа тәэссоратлар, яңа көч, илһамлану.
– Чит илгә чыккан беренче сәяхәтегез хәтерегездәме?
– Мин катнашкан беренче Халыкара конкурс Финляндиядә узды. Бәйгедән соң анда катнашучыларга Норвегия, Дания, Швецияне күрү бәхете дә тиде. Шул чакта алган искиткеч тәэссоратлар әле дә күңел түрендә саклана.
– Алсу Тимерзаһитовна, Сез, бик күп Халыкара, Русия дәрәҗәсендәге конкурсларда җиңүләр яулаудан тыш, төрле дәрәҗәдәге стажировкалар узу бәхетенә дә ирешкәнсез.
– Студент чагымда 2011 елда Италиядә стажировка үтү бик җылы истәлекләр калдырды. Анда Русиянең атказанган артисты, Уфа дәүләт сәнгать институтының махсус фортепиано кафедрасы профессоры Лев Франк җитәкчелегендә бер төркем пианистлар һәм вокалистлар барган идек. Без танылган педагогларда, фортепиано осталыгының чын виртуозларында стажировка үттек. Бу бик бай сәфәр булды: без дәресләр алдык, Италия буйлап сәяхәт иттек, аның мәдәни хәзинәләре һәм архитектурасы, истәлекле урыннары белән таныштык, концертларга да еш йөрдек.
Башкортстан Башлыгы гамәлгә куйган “Яшь галимнәргә ярдәм программасы” буенча миңа Римский-Корсаков исемендәге Санкт-Петербург дәүләт консерваториясе кафедра мөдире Екатерина Мурина классында стажировка үтү бәхете дә елмайды. Шулай ук, профессорлар В. С. Вишневский һәм И. В. Лебедев, доцент Г. В. Сандовская дәресләрендә булу бәхете тиде. Моңа өстәп, шул ук программа буенча торак мәсьәләсен хәл итүгә акчалата ярдәм дә алдым. Тормышымда булган уңышларым өчен мин язмышыма, янымда терәк булган һәркемгә бик рәхмәтле.
– Гадәттә, уңышка ирешкән кеше янында аңа аяк чалырга әзер торучылар да була. Сезнең тормышта андыйлар булдымы?
– Мин кеше сүзен искә алмаска өйрәндем. Бернигә карамыйча үз юлым белән барырга күнеккәнмен. Кешеләрне яхшы тоям. Үзең белән бер дулкындагылар белән аралашуны хуп күрәм. Болай иткәндә артык энергия сарыф ителми.
– Соңгы елларда арабызда психолог ярдәменә мөрәҗәгать итүчеләр ешайды, шулай ук Интернет челтәрләре шушы юнәлештәге төрле тренинглар, укулар белән тулы. Бу күренешкә Сезнең караш нинди?
– Минемчә, психологлар кешегә ниндидер киңәш белән ярдәм итә алса да, нәтиҗәдә, һәркем үз проблемасын үзе хәл итә. Мин – үземә үзем психолог.
Училищеда укыганда амбицияләрем аркасында үземне башкалар белән еш чагыштыра идем. Бүген инде һәр әйбернең, эш-гамәлнең үз вакыты барлыгын беләм һәм аңлыйм.
– Иҗатташ дусларыгыз күпме?
– Дусларым – барысы да диярлек музыка өлкәсендә хезмәт куючылар. Без бергә классик концертларга йөрибез, музыка илендәге яңалыклар белән дә хәбәрләшеп торабыз.
– Хыялсыз кеше – канатсыз кош, диләр. Киләчәккә иң зур хыялыгызны әйтә аласыңмы?
– Былтыр Башкорт опера һәм балет театрында фортепиано триосы башкаруында камера музыкасы концерты премьерасы булды. Рояль партиясен мин башкарсам, виолончель партиясен – Башкортстанның атказанган артисты, Халыкара конкурслар лауреаты Рөстәм Хәмидуллин, скрипка партиясен Башкортстанның академия симфоник оркестры артисты Наснбилиг Та башкардылар.
Без Иоганнес Брамс, Сергей Рахманинов әсәрләрен һәм Иоган Себастьян Бах сонатасын башкардык. Бергә уйнау теләгебез күптән бар иде һәм, ниһаять, ул тормышка ашты. Шулай ук, минем өчен бу искиткеч тәҗрибә, килеп туган киртәләрне узарга өйрәнү, яңа үрләр яулау булды. Киләчәктә дә оркестр белән концертлар уйнау – хыялларымның берсе.
– Алсу Тимерзаһитовна, җылы әңгәмә өчен зур рәхмәт! Киләчәктә дә язмышыгызның хуҗасы булып, үз юлыгыздан барыгыз, иҗатыгыз белән кешеләр күңелен сафландырыгыз, эш-гамәлләрегез белән бик күпләргә үрнәк күрсәтүегезне дәвам итегез! Уңышлар Сезгә!
Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.