Зәмирә Рәҗәпова элек гайбәткә бик тыныч караган, заманында кемнедер утыртып сөйләшә дә алган.
Әмма хәзер дингә якынайгач, барысы да башкача, дип яза "Шәһри Казан"га сылтама белән "Матбугат.ру".
«Гайбәт саткан җирләрдә булмаска, кысылмаска, тыңламаска тырышам. Кешене сөйләүгә бик тискәре карыйм. Үзем турында исә нинди генә гайбәт ишетмәдем, алар бик күп. Иң истә калганы: Айдар Фәйзрахманов белән тапшыру эшли башлагач, безне йөри дип сөйләгән булганнар икән. Бер сабантуйда Себердән кайткан ханым моны миннән туры бәреп сорады, егылып китә яздым. Янымда ирем Макс та басып тора иде. Бу гайбәтнең дөрес түгел икәнлеген әйткәч, ирем белән таныштыргач, теге апа бик шатланды, хәтта мине кочаклап та алды», – дип хатирәсен яңарта Зәмирә.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102