Күршесе гел улый торган эт асрый икән. Артистның тәмам сабырлыгы беткән, дип яза "Интертат".
"Дуслар, хәерле төн. Бер сорау бирим әле. Тагын кайсыларыгызның күршеләренең эте шулай улый? Йоклау мөмкин түгел. Күрше белән дошманлашырга да ярамый. Тик чыдарлык түгел, күрегез әле, төне буе шулай улап чыга бит ул. Без эт күрмәгән кеше түгел, авылда барыбызның да эте бар. Нишләргә, җәмәгать, мондый ситуациядә, киңәш кирәк…" – дип сораган ул.
Нинди киңәш бирәбез?
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102