+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

«Белогорье» җыр һәм бию ансамбле килә

Белгород дәүләт филармониясенең «Белогорье» җыр һәм бию ансамбле Башкортстанга килә.

«Белогорье» җыр һәм бию ансамбле килә«Белогорье» җыр һәм бию ансамбле килә
«Белогорье» җыр һәм бию ансамбле килә


«Без – Русия» федераль программасы кысаларында Русия Мәдәният министрлыгының Бөтенрусия гастроль-концерт планы нигезендә Белгород дәүләт филармониясенең «Белогорье» җыр һәм бию ансамбле «Белгород карагодлары» концерт программасын Уфада һәм Стәрлетамакта күрсәтәчәк.

Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, концерт 13 мартта - Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә, ә 14 мартта Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе сәхнәсендә күрсәтеләчәк.

Бай программалы концертка рәхим итегез!

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас