Ул командасы белән берничә сәгатькә трассада тоткарланып калган. Инцидент 12 февральдә Ырынбурның Куандык шәһәрендәге концерттан соң була.
- Кыскасы, бездә күңелсез хәлләр булгалый. Гадәттән тыш хәл. Тавыш операторының (машинасының) тәгәрмәче шартлады. Нәтиҗәдә, без бик нык ачыктык. Трассада 4 сәгать утырдык. Менә шулай яшибез... - дип уртаклаша Асааева үзенең социаль челтәрләрендә.
Бәхеткә каршы, барысы да яхшы тәмамланган. Тәгәрмәчне алыштырганнан соң алар юлны дәвам иткән.