Әмма алдан төзелгән гастрольләр графигына күпләре үзгәрешләр кертә алмый. Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов та Ульяновскига барганда бәлагә эләгә язганнар.
"Дуслар, карагыз әле ничек барабыз. 100 метрдан ары берни күренми... Хәзер каршыга йөк машинасы чыкты. Маңгайга маңгай чак бәрелешмәдек… Илдар читкә чыгып калды.
Навигатор бераз соңгы калабыз дип күрсәтә. Вакытында килеп җитәргә тырышабыз", – дип сөйли бу хакта җырчы.