14:00 сәгатьтән «Динамо» стадионы бозында (К. Маркс ур., 2) кунакларны танылган спортчылар белән очрашулар, халык кәсепләре ярминкәсе, сувенирлар, сыйлар һәм бик күп күңелле сюрпризлар көтә.
Сәхнәдә башкорт эстрадасы йолдызлары – Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Нәзифә Кадыйрова, Башкортстанның халык артистлары Гали Алтынбаев, Рөстәм Гыйззәтуллин, Гөлназ Мөхәммәдиева, Башкортстанның атказанган артистлары Раил Өметбаев, Рәфис Сирусин, Карина һәм Радмир Хәсәновлар чыгыш ясаячак.
Бәйрәмне алып баручылар, «Башкортостан» телерадиокомпаниясе журналистлары Рөстәм Габбасов һәм Надежда Марьина, Галимҗан Ибәтуллин һәм Альбина Зәйнетдинова конкурслар һәм викториналар әзерли. Бәйрәмдә бүләкләр дә булачак: алар - спорт инвентаре, «Динамо» фитнес-клубына карталар, Уфа телеүзәгенә экскурсия сертификатлары.
Чара спортны, мәдәниятне, халык традицияләрен һәм гаилә бәйрәменең яхшы мохитен берләштерәчәк. Керү ирекле.
Фото: Башинформ