

Халык артисты Элвин Грей "Башкорт хуҗабикәсе" буларак танылган блогер Миләүшә Шәйхлисламовага липосакция (бу - локаль май катламнарын (корсак, ботлар, куллар, ияк) алу буенча пластик операция) ясатуын әйткән. Шул рәвешле ул 10 килограммга ябыккан.
Элвин Грей белдергәнчә, ул, депрессиядән интегеп, гормональ препаратлар кабул иткәндә симергән булган, шуңа күрә хирургик операция ясатырга булган. Процедураның катлаулылыгына карамастан, ул тиз савыккан.
- Ул вакытта мин 86 кг авырлыкта идем, аннан соң 76 кг чамасы калдым. Төз һәм матур булып турга чыгып китәрмен дип уйлаган идем, әмма шунда пандемия башланды. Коронавирус аркасында концертлар куя алмадык. Шул вакытта әлеге 10 кг яңадан әйләнеп кайтты. Шулкадәр газаплар бушка китте, - дип сөйләгән Элвин Грей.
Фото: социаль челтәрдән.