Бу юлы кичәгә ике шагыйрь, ике юмор һәм сатира остасы Мөнир Вафин һәм Рәсим Рәхмәтуллин ( Рәсим Шәфи-Рәхмәт) чакырулы иде. Башкортстан Язучылар берлеге бинасында Дилбәр Булатова җитәкләгән Татар әдипләре берләшмәсе белән берлектә үткәрелгән чараны Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Айгиз Баймөхәммәтов ачып, чарада катнашучыларны һәм тамашачыларны сәламләде.
Ул үз чыгышында Мөнир Вафин һәм Рәсим Рәхмәтуллинның сәләтле шагыйрьләр булуын, аларның икесенең дә әдәбиятка зур өлеш кертүен ассызыклады һәм киләчәктә үзләренә алмашка яшьләрне алып килергә чакырды. Шулай ук, Айгиз Гыйззәт улы берлектә Татар әдипләре берләшмәсенең актив эшләвен билгеләп үтте, эшчәнлегендә уңышлар теләде, Язучылар берлеге белән “Сәхибҗамал” оешмасы арасында иҗади дуслык булдырылганы өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Бу юлы да әдәби кичә берничә теманы колачлады. Шагыйрьләр тәүдә үзләренең балачагына, туган якларына багышланган шигырьләрен укыды. Аннары мәхәббәт, бәхет, фәлсәфи темаларга шигырьләр яңгырады. Авторлар тамашачы белән күзгә-күз карашып, йөрәктән-йөрәккә аралашу вакытында уй-хисләрен, фикерләрен, тормышка карашларын шигырьләре аша җиткерде.
Чарада Уфа «Нур» татар дәүләт театры артистлары: Башкортстанның – халык, Татарстанның атказанган артисты Рәсимә Гайфуллина, Башкортстанның атказанган артистлары Гөлназ Биктимерова, Вилдан Мисбахов, авторларның шигырьләрен сәнгатьле укып, чараның бизәгенә әверелде. Аларның һәр чыгышы көчле алкышларга күмелде.
84нче Татар гимназиясе укучылары Амалия Мокроусова белән Артем Имангулов (җитәкчеләре - Рита Булатова), балалар бакчасына йөрүче кечкенә Кәрим Сәгытдинов (җитәкчесе - Айгөл Ахунова) Мөнир Вафинның балалар өчен язылган шигырьләрен яттан сөйләп, тамашачы сөюен яулады һәм кичәгә ямь бирде. Уфа Фән һәм технологияләр университеты Стәрлетамак филиалының татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Илсур Мансуровның югары дәрәҗәдә сәнгатьле шигырь укуы күпләр өчен ачыш булды һәм ул көчле алкышларга күмелде.
Әдәби кичәдә катнашучыларны күңелле сюрприз да көтә иде. Мөнир Вафин һәм Рәсим Шәфи-Рәхмәткә, шигъри пародияләр иҗат итүчеләр буларак, бер-бересенә багышлап язылган пародияләрне укып ишеттерү тәкъдим ителде. Әйтергә кирәк, ике шагыйрь дә бу биремгә бик җитди әзерләнеп килеп, тамашачыларның кәефен күтәрсә, үзләре тагын да көчлерәк алкышларга күмелде.
Әдәби кичәдә Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасының икенче курс студентлары катнашуы оешманың телебезне, гореф-гадәтләрне саклауда, киләчәк буынга тапшыруда үз өлешен кертүенә бер дәлил булып торуын дә күрсәтте.
Чарада республикабызның төрле район һәм шәһәрләреннән дә тамашачылар катнашып, кичәнең төп кунакларына алкышлар һәм бүләкләр дә өләште.
Күңелләрне сафландырган, илһамландырган мәдәни чараны "Сәхибҗамал" оешмасы рәисе Зөһрә Исламова зур осталык белән алып барды.
Әдәби кичәдә шигъри сүзгә сусаган тамашачыларның тын алышына кадәр ишетелеп торды һәм ул, бик тиз узып китеп, таралышканчы ук киләсе очрашуларга өмет уятты. Димәк, йөрәктән-йөрәккә сөйләшү килеп чыкты!
Фото: "Сәхибҗамал" оешмасы