+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Минем концертка җыр тыңларга киләләр"

Гөлназ Асаевага, концертлары кыска булу сәбәпле, дәгъва белдерәләр икән. Ничә сәгать дәвам итәргә тиеш соң ул бүген концертлар?

"Минем концертка җыр тыңларга киләләр""Минем концертка җыр тыңларга киләләр"
"Минем концертка җыр тыңларга киләләр"
"Кадерле, яраткан тамашачыларым! Минем концерт программасы уңаеннан:

Концерт 2 сәгатьтән дә артык дәвам итми.

Ул тамашачыларның кагыйдәләре буенча куела.

Миңа башка артистлар турында язарга кирәкми, дөресен әйткәндә, мине кемнең ничек һәм күпме эшләве аз борчый. Концертның озынлыгы 3-4 сәгать булырга тиеш дип сезгә кем әйтте? Минем концертым 2 сәгать дәвам итә! Артык түгел.

Минем бер генә плюсовкам да юк. Без традицион татар концерты куябыз. Минем беркайчан да цирк номерлары булмады һәм булмаячак та. Мин җырлыйм.

Минем концертка 3 х сәгатьлек клоунаданы карарга түгел, ә тыңларга киләләр.

Мин үземнең һәр тамашачымны бик яратам һәм кадерлим, ярдәмегез һәм мәхәббәтегез өчен рәхмәт", - дип язган Гөлназ Асаева.

"Минем сәхнәдә ниндидер уен юк, мин нинди булсам, шундый. Миңа беркем дә нәрсә һәм кайчан сөйләргә, үзеңне ничек тотарга кирәклеген әйтми.

Башкалар теләгәнчә эшләсен. Ә мин үз концертымда тамашачыма уңайлы булсын өчен барысын да эшләячәкмен һәм сыйфатлы, традицион  татар концерты куячакмын", - дип өстәгән Гөлназ.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас