+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
19 февраль , 07:50

"Үскәнен дә күрә алмый калам инде..."

Айлар буе гастрольдә йөргән җырчылар балаларының үскәнен күрми кала. Бу хәл аларны нык борчый.

"Үскәнен дә күрә алмый калам инде..."
"Үскәнен дә күрә алмый калам инде..."

Ришат Төхвәтуллинны да әлеге мәсьәлә хафага сала. Ул бу хакта үзенең язылучыларына да сөйли.

"Әлеге вакытта мине улымның үскәнен күрә алмавым  бик борчый. Гел фейстайм аша гына аралашабыз. Уйлап карасаң, тагын 12 елдан ул инде үскән егет булачак. Мин аны зур егет буларак кына күрәчәкмен. Минем менә шушы нәни чагында янәшәсендә буласым килә.

Улым инде җөмләләр төзеп сөйләшә. Әнисе аны ярата, кочаклый, үбә, исни. Ә мин менә, бу гастроль тормышы белән яшәп, алай эшли алмыйм. Гел шалтыратып, әнисен аптыратып бетерәм. Нишлисең инде, гастрольләрне дә ташлап булмый бит. Минем сайлау мөмкинлегем юк", – дигән артист.

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас