"Дуслар, кичә миңа мошенниклар һөҗүм оештырды. Һәр секунд саен смслар килеп торды. Аккаунтларыма үтеп керергә теләделәр, үз исемемә ниндидер карталар теркәлүе турында сөйләделәр. Күчегез дип кодлар җибәрделәр. Аннары шалтырата башладылар. Бик күп тапкыр шалтыратканнан соң гына, оператор аларны өзә башлады.
Мин мошенниклардан алданучы кешеләрне яхшы аңлыйм. Андый хәлгә юлыкканда, бик борчыла башлыйсың икән. Бу хәл кичке җидедә башланган иде, тугызга кадәр дәвам итте. Үз исемемә кредит алулары турында смслар килде.
Дәүләт порталымны «ваттылармы» әллә дип уйлый башлаган идем инде. Хәзер бөтен парольләрне алмаштырырга туры килергә мөмкин. Сак булыгыз, андый чакта югалып та каласың икән. Борчылуым аркасында, өйгә кайткач температурам күтәрелде. Миңа 99 смс килде. Бу бик күп бит. Бөтен кушымталарыма кодлар җибәрделәр", – дип сөйләгән блогер.