-18 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
22 февраль , 14:36

Резеда Шәрәфиева дусларының төшенә керә

Үзенең Хәтер концертын оештыруда ул аларга күкләрдән ярдәм итәме икән...

Резеда Шәрәфиева дусларының төшенә керә
Резеда Шәрәфиева дусларының төшенә керә

Шушы көннәрдә Татарстанның халык артисты Резеда Шәрәфиевага 60 яшь тулган булыр иде. Юбилей концертын әзерләп йөргәндә яман чирдән аның гомере өзелде.

Әмма иҗатташ дуслары аның җырларын барыбер яңгыратачак, иртәгә соңга Казанда алар Хәтер концертына җыелачак.

Раяз Фасыйхов аның «Нигә дип сорама» җырын башкарачак.

«Миңа төшемә керде. Мин аңа бу җырны җырладым. Ул миңа менә башын какты, мин бу җырны җырларга кирәклеген аңладым. Шундый матур киенгән иде. Концертны оештыручылар миңа чыккач ук: «Мин аны төшемдә күрдем», – дип сөйләдем. Элек тә бу җырны ярата идем», – ди Раяз.

«Резидә минем дә төшемә керде, урыны җәннәттә булсын», – ди аны тыңлап торган Гөлназ Сәфәрова.

Кайчандыр җырчы үзе башкарган җырларны яңгыратуы да, тыңлавы да җиңел түгел. Якыннарына сабырлык бирсен Аллаһ.

Фото: социаль челтәрдән.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас