Җырчы Азат Фазлыев авыр хәлдә калган сыйныфташы Гөлназга ярдәм сорый.
«Авылдашым, сабакташым бик авыр хәлдә. Шушы изге айларда Гөлназга кулдан килгәнчә булыша алсак, бик рәхмәтле булыр идем, дуслар» – ди җырчы.
"Гөлназ Шакировага 38 яшь. Моннан ике ел элек юл һәлакәтенә тарыганнан соң аның арка миенә зур зыян килә. Ә тернәкләнү, яңадан аякка басу исә - курку, авырту тулы зур бер юл, авыр сынау. Аңа хәзер элек гадәти булып тоелган һәр нәрсәгә өр-яңадан өйрәнергә туры килә. Гөлназга, һичшиксез, яңадан яшәргә өйрәнергә, савыгып чыгарга кирәк, чөнки аны өйдә 3 баласы көтә", - дип яза "Интертат".