- Безнең төбәктә дә Мостай Кәримне бик яраталар һәм хөрмәт итәләр. Ул бөтен ил байлыгы һәм иҗатлары бәһасез булган бөек совет шагыйрьләре һәм прозаиклары плеядасыннан. Мостай Кәрим - Советлар Союзында туган барыбыз өчен дә зур авторитет, шагыйрь һәм прозаик, — дип ассызыклады Алексей Текслер.
- Безнең гаилә өчен Башкортстанның халык шагыйренә, совет һәм Русия әдәбияты классигына, әтиемә игътибарыбыз бик кыйммәтле. Чиләбе өлкәсендә яшәүчеләр һәм якташларыбыз Мостай Кәрим иҗатына зур хөрмәт белән карыйлар, традиция буенча күрше төбәкләр арасында тыгыз элемтә һәм дустанә мөнәсәбәтләр саклана, — дип билгеләп үтте Мостай Кәрим исемендәге фонд директоры, шагыйрьнең кызы Әлфия Кәримова.
Билгеле булуынча, монумент 2013 елда ачылды. Һәйкәл 6 метр биеклектәге реалистик стильдә бронзадан эшләнгән. Монументны урнаштыру урыны турыдан-туры язучының тормышы белән бәйле. Кайчандыр аның янында студент елларында бер бүлмәгә фатирга кереп яшәгән йорты торган.
Монумент һәм сквердан тыш, Мостай Кәрим исеме Милли яшьләр театрына, шулай ук Башкортстан башкаласының Ленин районы урамнарының берсенә бирелгән.
Фото: Башкортстан Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.