22 февральдән ташламалы категориядәге гражданнар (инвалидлар, студентлар, күпбалалы гаиләләр әгъзалары, пенсионерлар) бушлай яисә ташлама буенча MАХ мессенджерындагы санлы ID буенча мәдәният учреждениеләренә: музейларга, театрларга, концерт мәйданчыкларына, мәдәни-ял итү учреждениеләренә бара ала. Акция Русия төбәкләрендә инде гамәлдә һәм 1 мартка кадәр дәвам итәчәк.
- Русия Мәдәният министрлыгы сәнгать һәм тарих тагын да кызыклырак һәм киң аудиториягә якынрак булсын өчен юнәлтелгән башлангычларны актив хуплый. Без яңа, колачлы акция башлап җибәрәбез. Катнашуга бөтен илнең мәдәният учреждениеләре чакырылды. Акция буыннарны берләштерергә, театрга яисә музейга баруны бөтен гаилә өчен уңайлырак итәргә ярдәм итә, - дип сөйләде Русия мәдәният министры Ольга Любимова.
Мәдәният учреждениесенә бару өчен МАХ мессенджерында санлы IDга күчәргә һәм керү урынында QR-код күрсәтергә кирәк. Акциядә Башкортстан Дәүләт академия симфоник оркестры, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры, Башкортстан Милли яшьләр театры, Уфа «Нур» татар дәүләт театры, Башкорт дәүләт курчак театры, Башкортстанның Милли музее, М. В. Нестеров исемендәге Башкортстан дәүләт сәнгать музее, Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле катнаша. Чаралар исемлеге белән «Мәдәният.РФ» порталында «Культура поМАХимуму» дигән махсус бүлектә танышырга мөмкин.
Һәр төбәктә мәдәният учреждениеләренә иң күп килгән ташламалы категориядәге гражданнар призлар алачак. Акциядә катнашу өчен мәдәният учреждениесе эчендәге билгеле объектның фотосын ясарга һәм сурәтне MAX мессенджерында «Культура поМАХимуму» чат-ботына җибәрергә кирәк. Чат-бот кичә эшли башлады.
Фото: Башинформ