+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Халык шагыйрен зурлап искә алдылар

Кичә Уфада Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшрияты республиканың халык шагыйре Факиһә Тугызбаеваның тормыш һәм иҗат юлына багышланган китап-альбомның презентациясен үткәрде. Чара нәшриятның “Китап” кибетендә оештырылды.  

Халык шагыйрен зурлап искә алдыларХалык шагыйрен зурлап искә алдылар
Халык шагыйрен зурлап искә алдылар

Шагыйрәне искә алырга, хатирәләре белән уртаклашырга әдибәнең якыннары, замандашлары, каләмдәшләре, якташлары, иҗатын сөючеләр җыелган иде.
Матур истәлекләргә, җылы сүзләргә бай әдәби-музыкаль чарага Башкортстанның халык артисты Сара Буранбаева, Русиянең атказанган һәм Башкортстанның халык артисты Илсөяр Газетдинова, республиканың атказанган артистлары Юнир Коланбаев, Искәндәр Газизов һәм башкаларның чыгышлары аеруча ямь өстәде.

Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов Факиһә Тугызбаева иҗатының Башкортстан әдәбиятында лаеклы урын биләвен билгеләде, әсәрләренең зур әһәмияткә ия булуы турында сөйләде.

Факиһә Тугызбаева — башкорт телендә нәшер ителүче “Акбузат” республика балалар журналын оештыруга күп көч салган, кечкенәләр өчен тәрбияви әһәмияткә ия шигырьләре белән Башкортстанның балалар әдәбиятында зур урын биләгән шагыйрә, журналист. Моның шулай булуын исбат итеп, бәйрәмгә килгән Уфаның 158нче Башкорт гимназиясе укучылары аның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләп, һәммәсен таң калдырды.
Бүген “Акбузат”ны Башкортстанның халык шагыйре, журналист Лариса Абдуллина җитәкли. Ул үз чыгышында басманың барлык хезмәткәрләренең дә бу чарага килүен, Факиһә апа башлаган эшнең лаеклы дәвам итүен билгеләде.

Шагыйрәнең якташлары — Бүздәк районы хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Зәлидә Илмәтова, Канлы-Төркәй авыл хакимияте башлыгы Гали Шәгалиев әдибәне зур горурлык белән искә алдылар.
Чарада шагыйрәнең иҗатташ дусларының, әдәбият сөючеләрнең җылы чыгышлары күп булды.

Шагыйрәнең кызы Зөлфия Кускилдина китап-альбомны әзерләүдә ярдәм күрсәткән һәммәсенә, Башкортстан Хөкүмәтенә, "Китап" нәшриятына һәм аның җитәкчелегенә, мөхәррирләр Айгөл Әбделвәлиева һәм Алина Галимовага рәхмәтен белдерде.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас