Мәкалә героем – Стәрлебаш районында гына түгел, республика күләмендә һәм күрше Татарстанда да танылу яулаган шәхес. Ул – талантлы шагыйрә, прозаик, өч китап авторы, аның шигырьләренә йөздән артык җыр иҗат ителгән, аларны Башкортстанның һәм Татарстанның популяр җырчылары башкара. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, “Кызыл таң” гәзите, Башкортстан халыкларының традицияләрен саклаган өчен “Ата-бабалар чакыруы” фестивале лауреаты. Ул “Идел-Йорт” төбәкара конкурсында Гран-при яулаган, М. Акмулла исемендәге дәрәҗәле район премиясе һәм башка бик күп республика конкурслары һәм фестивальләре премияләренә лаек булган.
Сүз шушы көннәрдә 65 яшьлек юбилеен билгеләүче Зөлфия Гыйзетдинова турында.
Ул районыбызның иң матур почмагында, кечкенә Үч-Әсән авылында Тәнзилә һәм Зиннәт Гыйзетдиновлар гаиләсендә туа. Аның әнисе – укытучы, әтисе – фронтовик, сугыштан кайткач, җитәкче урыннарда эшли. Биш бала үскән гаиләдә һәрвакыт җылы мохит, бер-береңне хөрмәт итү, үзара аңлашу кебек мөнәсәбәтләр хакимлек итә, анда иҗатка гашыйк кешеләр яши. Көн саен диярлек аларның кунакчыл йортында телевизор карарга (ул вакытта авылда бердәнбер), Тәнзилә Усман кызы укыган совет һәм чит ил классикларының әсәрләрен тыңларга, шулай ук балалар башкаруында концерт номерларын карарга күршеләре җыела торган була. Балалар чын күңелдән чыгыш ясый, мондый концертлар өчен картәтисе кечкенә Зөлфиягә хәтта махсус урындык та ясап бирә. Нәни кыз, анда менеп басып, яңгыравыклы тавыш белән шигырьләр укый, җырлар башкара һәм үзен билгеле артист итеп күз алдына китерә.
Кем белә, бәлки, шулай булыр иде дә. Әмма мәктәп тәмамлаганнан соң ул әнисе эзләре буенча китәргә карар итә һәм педагогия училищесына укырга керә. Әмма нәкъ шул вакытта кызын медицина хезмәткәре итеп күрергә хыялланган әтисе вафат була. Һәм Зөлфия, әтисенең соңгы ихтыярын үтәп, педучилищедан документларын алып, медицина училищесына укырга керә. Ул бик шәп табиб булыр иде, чөнки Кызылъяр авылы фельдшер-акушерлык пунктында – фельдшер, район дәваханәсендә ашыгыч ярдәм хәзмәткәре булып эшләгәндә тиз арада дөрес диагноз куя һәм дәвалау тәгаенли, әмма кияүгә чыккач, югары уку йортына укырга керми.
Шулай да язмышны алдап булмый. Медицина хезмәткәре булып эшләгәндә дә Зөлфия каләменнән аерылмый. Медицина учреждениесендә үткәрелгән төрле чараларга сценарийлар, йөрәккә үтеп керердәй шигырьләр яза. Сәләтле шәфкать туташын район китапханәсе директоры Рәйсә Латыйпова күреп ала һәм үзенә эшкә чакыра, моның өчен махсус милли әдәбият бүлеге ача. Һәм китапханә чын мәдәният учагына әверелә, анда яшьләр өчен дә, урта буын кешеләре өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыксынулары буенча клублар ачыла. Зөлфия Зиннәт кызы үткәргән онытылмаслык кичәләрдә заллар тулы була. Аның кунаклары арасында атаклы якташлары да, көндәлек хезмәтләре батырлыкка тиң гади хезмәт ияләре дә була. Залда утыручылар геройлар белән бергә вакыйгаларны күңеленнән кичерә, алар белән бергә елый һәм көлә...
Аннары ул район Мәдәният сараена эшкә күчә. Биредә Зөлфия Зиннәт кызының таланты “Эстәрле” татар халык театры режиссеры булып эшләгәндә аеруча чагу күренә, театрга ул 10 елга якын гомерен багышлый. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: татар мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен, үзенең туган ягын чиксез яратучы һәм озак еллар дәвамында аларны саклап калу һәм үстерү өчен күп эшләр башкарган кеше буларак, театрга бу исемне нәкъ менә ул биргән. Аның бу өлкәләрдә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте юкка гына югары бәяләнмәгән, ул Бөтендөнья татар конгрессы медале белән бүләкләнгән. Безнең районга эш сәфәре белән килгән Дәүләт думасы депутаты Инга Юмашева З. Гыйзетдинова белән аралашканнан соң: “Тарихны яхшы белүче, телен яратучы, башкаларда милли традицияләргә, гореф-гадәтләргә ихтирам уятучы аның кебек шәхесләрне иң кыйммәтле байлык буларак сакларга кирәк”, – диде. Аның тарихка, туган телгә, үз халкына булган сөюе чиксез. Шуңа күрә дә ул сценарийлар язуда һәм чаралар үткәрүдә, “Ак калфак” җәмәгать оешмасы составында төрле конкурсларга конкурсантлар әзерләүдә зур ярдәм күрсәтә.
Зөлфия Зиннәт кызы – гадәти булмаган режиссер. Ул кешеләрнең йөрәгенә һәм җанына үтеп керә. Нәкъ аның ярдәмендә Зәки Зәйнуллинның “Давыл” спектакле белән халкыбызның данлыклы улы, меценат, бөек ахун, Русия империясенең II һәм III чакырылыш Дәүләт думасы депутаты Мөхәммәтшакир Тукаев турында хәтерне кайтару мөмкин булды, ул да үзенең ата-бабалары белән туган районы өчен бик күп эшләр башкарган. “Тарихны өйрәнү – бөек эш, ә аны сәхнәдә тормышка ашыра белү – сәнгать. Зөлфия Зиннәт кызы һәм үзешчән артистлар шул чор кешеләренең кәефен дә җиткерә алуга ирештеләр. Аларның бөек фикерләре һәм эшләре, сынмас рухы сокландыра”, – диде спектакль турында Русия Фәнни-техник үзәге баш белгече, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Тәнзилә Калмурзина. Үзешчән артистларның уены шундый югары дәрәҗәдә булды ки, аларны хәтта Казанга чыгыш ясарга чакырдылар.
Яки безнең районнан ике Советлар Союзы Герое – Абдулла Әхмәтов белән Сафа Хәсәновның сугыштан соңгы еллардагы язмышлары турында “Кояш” спектаклен алыйк. Аларда ул аяусыз һәм канкойгыч сугыштан соң кешеләрнең ничек яшәвен, эшләвен, яратуын, нәрсә турында хыяллануын күрсәтте. Алар югары исемгә лаек булган, үз өлешләренә төшкән авыр сынауларга да карамастан, изге күңелле, игелекле кешеләр булып кала алдылар.
Зөлфия Зиннәт кызының эшләрен Стәрлебаш тамашачылары һәм башкалар да югары бәяли. Аның җитәкчелегендә үзешчән артистларның иҗади коллективы “Газаплы гомер” спектакле белән Татарстанда үткән абруйлы “Идел-Йорт” төбәкара конкурсында дистәләгән башка коллектив арасында Гран-при яулады. Ә ул үзе әдәби әсәрләре белән Башкортстанда һәм Татарстанда үткән фестивальләрдә күп тапкырлар җиңүче булды.
Аның сценарийлары буенча төрле конкурсларда чыгыш ясаган коллективлар да күп тапкырлар җиңү яулады.
Махсус хәрби операция башланганнан соң районда “Тынычлык өчен” дип аталган патриотик марафон узды. Һәм анда катнашучыларның берсе әлеге концертның видеосын махсус хәрби операция зонасында безнең ил мәнфәгатьләрен яклаган энесе Эдуард Даминовка җибәрде. Һәм менә ул болай дип яза: “Без бу видеоны берничә тапкыр күз яшьләре белән карадык. Апам эшләгән реабилитация үзәге коллективы анда “Стәрлебаш батырлары” әдәби композициясе белән чыгыш ясады. Бик дулкынландыргыч шигырьләр һәм җырлар! Шулкадәр хак сүзләр! Композиция авторына һәм аны башкаручыларга рәхмәт! Сез безне онытмавыгызны, кирәклегебезне һәм безне зарыгып көтүегезне белдердегез! Яугирләр әйтүенчә, аларның Җиңү яулауга омтылышлары көчәйгән. Зөлфия апа, сезгә исәнлек-саулык, иҗатыгызда уңышлар телибез! Мәдәният хезмәткәрләренә безнең рухыбызны күтәрүләре өчен рәхмәт! Без бирешмәячәкбез! Без җиңәчәкбез!” Аның язган җырларына һәм шигырьләренә менә шундый бәя биргәннәр.
...Зөлфия Зиннәт кызы район гәзите белән дә тыгыз хезмәттәшлек итә, аның шигырьләре, повестьлары, хикәяләре шул гәзит битләрендә басыла. Ике меңенче еллар башында ул берникадәр вакыт безнең коллективта эшләде. Лаеклы ялга чыккач, ул яңадан “Стәрлебаш чишмәләре” журналистлары сафына кушылды. Аның район халкы турында тирән эчтәлекле, күңелгә үтеп керә торган мәкаләләре гәзит укучыларга бик ошый. Гәзитнең һәр саны чыккан саен, алар аңа шалтырата, рәхмәт әйтә, яңа мәкаләләр өчен геройлар тәкъдим итә. Кызганычка каршы, шушы көннәрдә Зөлфия Зиннәт кызы һәм Рафаил Гафият улы балаларына, яраткан оныкларына якынрак булыр өчен Уфага күченде. Әмма без аның туган районы, авылдашлары һәм редакция коллективы белән элемтәсе өзелмәс дип ышанабыз. Ул якташлары турында язуын, кече ватанын данлавын дәвам итәр дип ышанабыз. Ә моның өчен сәбәп һәрвакыт булачак, аларның берсе, мәсәлән, әле үк бар. Нәтиҗәле иҗади хезмәте өчен Зөлфия Зиннәт кызы район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Һәм бу – аның таланты һәм иҗаты өчен чираттагы бүләк.
Зөлфия Зиннәт кызы хәстәрлекле, яраткан хатын, сөекле әни, картәни һәм килен, менә дигән хуҗабикә, тугры дус та! Аның белән шатлыкны да, кайгыны да уртаклашырга була, аның белән разведкага да барырга була!
Хөрмәтле Зөлфия Зиннәт кызы! Иҗатыгыз һәм илһам чишмәгез саекмасын, сәламәтлегегез нык, күңелегез тыныч булсын, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз Сезне сөю һәм игътибар белән чорнасын, бәхетле, озын гомер кичерегез! Күркәм юбилеегыз белән Сезне!
Рәйсә МУСИНА.