+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Гөлназ Асаева төркеме коточкыч авариягә тарыган

Ике биючесе авыр хәлдә, үзе - дәваханәдә...

Гөлназ Асаева төркеме авариягә тарыган
Гөлназ Асаева төркеме авариягә тарыган

Җырчы Гөлназ Асаева үзенең төркеме –музыкантлары, биючеләре белән авариягә тарыган.

Социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә ул, «Стәрлетамакта концерт булмаячак», – дигән.

Хәлгә ачыклыкны җырчының әнисе — Башкортстанның халык артисты Лилия Биктимерова керткән.

«Хәерле көннәр! Без Бәләбәйдә. Гөлназ музыкантлары, биючеләре белән авариягә эләкте. Ике биючесе бик каты җәрәхәтләнде. Әле менә Гөлназны тикшерергә алып кереп киттеләр. Шуның өчен, стәрлеләр, бүген концерт булмый... Гафу итегез инде», — дип сөйли Лилия Биктимерова социаль челтәрләрдә урнаштырган видеосында.  

«Дуслар, барысы да исән, Аллага шөкер. Эмоциональ яктан әлегә авыр. Эш буенча борчымагыз. 4се Уфада концерт булачак, калганнары — сорау астында», — дип язды социаль челтәрләрендә Гөлназның ире Вилдан Шәмсетдинов соңрак.  

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас