Татар драматургы Хәй Вахит (Әбделхәй Вахитов) әсәре буенча музыкаль комедияне режиссер, Башкортстанның атказанган артисты Фиргат Гарипов сәхнәләштергән.
Спектакльнең куючы рәссамы - Чулпан Азаматова, музыкаль яктан Урал Иделбаев бизәгән, хореограф – Александр Родионов, рәссам-яктыртучы – Сергей Гаевой, җырлар авторы һәм башкаручы – Айдар Исхаков.
Спектакль җыр-моң, биюләр белән үрелеп барып, тамашачыны вакыйгалар өермәсенә алып кереп китә. Туй алдыннан гына булачак килен Бану белән кияү Рәсүл арасында ызгыш килеп чыга һәм яшьләр бер-берсенә үпкәли. Тик бу хәлне чакырылган кунаклар белми һәм алар туй мәҗлесенә килә, иң популяр тамада да үз эшен эшләргә әзер, табын да корылган. Бу хәлдән чыгу юлын эзләп, Бану дус кызының егетен туй табыны артына утыртырга күндерә.
Сәхнә чын-чынлап туй мәҗлесенә әйләнә һәм мәхәббәт, дуслык хисләренең ни кадәр көчле булуы исбатлана.
Рольләрне башкарган һәр артистның эше уңышлы булып, алар тамашачы тарафыннан алкышларга күмелде.
Айдар Исхаков исә, спектакль дәвамында үзенең гитарада уйнап җырлавы, харизмасы белән тамашачы сөюен яулап, көчле алкышларга күмелде.
Тормыш мәшәкатьләреннән арынып, ял итәсегез килсә, “Кияүләр” спектаклен карарга килегез! Үкенмәссез!
Фото: Башдрам