Легендар композитор, күпсанлы хит җырлар авторы, автор-башкаручы, талантлы алып баручы Зифа Нагаева 70 яшьлек юбилеен популяр артистлар катнашлыгында «Бер вакыт кына...» дигән зур концерт белән билгеләп үтте.
Аның иҗатында музыка һәм сүзләрнең гаҗәеп көче бар. Аның җырларының тирән эчтәлекле текстлары һәм рухи көйләре йөрәк белән языла.
Концертта бик күпләр күптән яратып өлгергән җырлар һәм яңа җырлар яңгырады. Популяр эстрада йолдызларының чыгышлары, шулай ук ике республиканың яшь тавышлары тамашачылар күңелендә онытылмаслык тәэсирләр калдырды, яхшы кәеф бүләк итте.
Фото: ВК