Ул, "Хатын түгел, аждаһа" спектаклендә (Д. Салихов) – Зифа, "Тыкрыкта булды бу хәл"дә (З. Хәким) – Рәкыйга, "Коеп куйган фәрештә"дә (Э. Яһүдин) – Лилия, "Һинд кызы"нда (Г. Каюмов) – Мәмдүдә, "Американ" комедиясендә (К. Тинчурин) – Дилбәр, "Галиябану"да (М. Фәйзи) Бәдига һәм башка бик күп образлар тудырып, халык күңелен яулады.
Ул берүзе бер сәхнәне тутырырга да маһир, чөнки аның энергетикасы шулкадәр көчле ки, күзләре очкынланып, янып тора, әйткән һәр сүзе тамашачының йөрәгенә барып җитә.
Без аны яратабыз һәм гәзит белән дуслыгы өчен бик рәхмәтлебез.
Зур дәрәҗәң белән ихлас котлыйбыз, Рида, яңа иҗади үрләр, көчле алкышлар, якты балкышлар телибез!
Фото: "Нур" театры сайтыннан.