Чыннан да, руль артында Гөлназ булган. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә үзе язып чыкты.
"Руль артында мин идем. һава шартлары аркасында идарә итүне башкара алмадым. Каршы як полосага очып чыктым. Бернәрсә дә эшләп булмый иде. Зыян күргән як белән без элемтәдә. Барлык шалтыратулар да теркәлгән, чөнки ул машина пассажирларының номерларын безгә беркем дә бирмәде", - дип уртаклашты артистка.
Гөлназ Асаева шулай ук 4 мартка планлаштырылган концертның кичектерелүен билгеләп үтте.
Каза күрүчеләргә тизрәк савыгуларын теләп калабыз.