+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

"Утыртабыз, дисәләр - утырам!"

Гөлназ Асаева язылучыларына мөрәҗәгать иткән.

"Утыртабыз, дисәләр - утырам!"
"Утыртабыз, дисәләр - утырам!"
"Мин ярдәм сорамыйм, дөрес аңлагыз. Мин зыян күрүчеләр өчен дога кылуны гына сорыйм, акчаны беркем дә җыймаячак, мин үзем түләячәкмен һәм зыян күрүчеләргә барысын да кайтарачакмын. Ә бай кыз һәм бай гаилә турында ялгышасыз. Миңа беркем дә беркайчан да бернәрсә дә бирми, мин үз хезмәтем белән үзем эшләп табам, һәрвакыт әти-әнием кебек акча эшлим.

Без бай түгел, без барлык нормаль кешеләр кебек яшибез. Шулай ук ипотека, кредитлар... Без юл-транспорт вакыйгасында зыянлаган машина өчен түлибез, мин аны үзем кредитка сатып алдым һәм ай саен бик зур сумма түләдем. Пандемия вакытында челтәр бизнесында эшләп сатып алган гади, кечкенә фатирыбыз бар, аның өчен дә ипотека түлибез. Гомумән, артистлар - ниндидер байлар, дигән фикер каян килеп чыккандыр, белмим...

Беркайчан да мескен булмадым һәм булмаячакмын. Үз гөнаһым өчен үзем җавап бирәчәкмен. Зыян кургән як утыртабыз, дисә - утырам! Мин беркайчан да әти-әни артына яшеренә торган кеше булмадым. Алар минем проблемаларым турында белмәде дә, үзем хәл итә идем. Бу очракта да алар мине җаваплылыктан йолып калыр өчен йөрми, чөнки без гаделлек ягында. Гаеплемен икән - жаваплылык минем өстемдә.

Үземнең тамашачыма көн дә рәхмәтләр укыйм. Шундый вакытта мине ташламаганыгыз өчен, изге теләктә булганыгыз өчен рәхмәтлемен..."

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас