-17 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Азат Фазлыев хаталарын төзәткән

Нишлисең, дүрт аяклы ат та абына...

Азат Фазлыев хаталарын төзәткән
Азат Фазлыев хаталарын төзәткән

Бу хакта социаль челттәрдә автор-башкаручы Гөлүсә Шаһбан яза.

"Концертка барган саен «Концертларны куйсаң шундый дәрәҗәдә куярга , шундый түгел икән бөтенләй куймаска», – дип нәтиҗә ясап кайтам мин.

Азатның концертын үткән ел да караган идем. Авторларны әйтми калуы белән бераз күңелне киткән иде. Быел һәр җыр саен авторларны кабат-кабат әйтте. Хәтта залда бастырып кул чаптырды, бу былтыргы өчен җавабы булды бугай.

Концерт иң югары нотада башланып китте һәм шул нотада барды. Азат елатты залны, үзе дә яшерен генә күз яшьләрен сөртте. «Йомшарган Азат, күңелләр нечкәргән» – дип уйлап куйдым.

Җырларга килгәндә, иң беренче чиратта сүзләр... Бармак арасыннан кысып чыгарган шигырьләр түгел. Күңелнең иң нечкә кылларына кагыла торган җырлар, темалар сайлаган Азат. Мәхәббәт темасы да зур урын алып тора аның репертуарында. Бу мине сөендерде, чөнки бу минем тема һәм тамашачының күңел халәте. Концерт бер тында үтеп китте. Азат елата да белә, күңелне дә күтәрә белә.

Тамашачы рәхәтләнеп биеде дә җырлады да бүген", - дигән Гөлүсә Шаһбан.

Фото: социаль челтәрдән.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас