-2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

"Агымсу юлын таба ул!.."

Ришат Төхвәтуллин социаль челтәрләрдә «Агымсу» җыры турында видеосы белән уртаклашты.

"Агымсу юлын таба ул!.."
"Агымсу юлын таба ул!.."
«Агым суы беркайчан да юлына төшкән ташлар белән бәхәсләшеп тормый, ул аларны иңләп, барыбер үз юлын таба...», — дип язган ул видео янында. 

Җыр хакында ул болай сөйли, дип яза "Интертат":
 
«Дуслар, менә бу җырны башкарган саен хәтеремдә язмышымның бер мизгеле гел яңарып тора. Шулкадәр илһамланып башлап җибәргән иҗат юлым бер мизгелдә челпәрәмә килгән мәл. Ул чакта иҗат юлыннан үз көчем белән атларга карар кылган вакыт иде. Әмма бу юлда барлык нәрсә дә илһам белән музыкага гына корылмаган икән. Анда бик күп килешүләр, кемнеңдер шәхси мәнфәгатьләре күп… Үпкәләүләр дә бар…

Һәм шул вакытта мине бөтен җырларымнан мәхрүм иттеләр. Хәтерлисездәдер, бәлки. Һәм инде шуннан башланды судлар, кисәтү кәгазьләре, куркытып шалтыратулар — кыскасы, минем исем янында шау-шу бик көчле иде.

Ә күңелдә бушлык! Һәм син җиде юл чатында басып торасың: җырсыз, ярдәмсез, ә күңелне бер уй битәрли.
Шулкадәр илһамланып башлап җибәргән иҗат юлым болай туктый алмый бит, дия торган идем. Көн саен ул чакта үземә кабатлый идем: агымсу алдына төшкән таштан туктап тормый. Ул барыбер башка юлын таба. Сау-сәламәт кеше үз юлын ярып бара ала.

Хөрмәтле тамашачылар! Мин уйлавымча, бәлки, сезнең арада да шундый халәттә булганнар бардыр. Кемнең эшендә уңышы юк, кемнеңдер өендә аңлаучы юк... Берәүләргә кемдер әйткәндер, «булмый синнән, тырышма», дип. Ышаныгыз, дуслар, бу - юлның азагы түгел. Агымсу барыбер үз юлын таба», — ди ул.
Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас