-2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

"Синең киткән көнең..."

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов гаиләсе өчен Халыкара хатын-кызлар көне бәйрәм түгел, Моннан 12 ел элек бу көнне артист әнисен мәңгелеккә югалткан...

"Синең киткән көнең..."
"Синең киткән көнең..."
Ришат Фазлыйәхмәтов ел саен бу көнне әнисенең каберенә бара. Бер кочак лалә чәчәкләрен каберенә алып барып тезгән, әнисе белән сөйләшкән үзәк өзгеч видеоны җырчы социаль челтәрләрдә дә күрсәтте.

"Бүген - 8 март, син киткән көн… Мин, һәрвакыттагыча, синең яныңда. Әни, син әйткән сүзләрне истә тотам, туган нигезне карап торабыз. Син утырткан гөлләр әле дә чәчәк атып утыра. Мәктәптә укыган вакытларда, әни, мин синең яныңа төшә идем. Ә син миңа икешәр порция ризык ашата идең. Әй, шундый рәхәт вакытларым бар иде!" – ди җырчы.

Ришат Фазлыйәхмәтов әнкәйләрнең кадерен исән чакта белергә өнди. "Ел саен әниемне 8 Март бәйрәме белән зиратка барып котлыйм... Кулына чәчәк бәйләмнәрен тапшырып, күзләренә карап, кочаклый да алмыйм... Сергей Безруков катнашкан «Мамы» киносы да нәкъ минем тормыштан алынган кебек. Ни кызганыч, минем тормыш - кино түгел, ә чынбарлык...

8 март - әниемнең киткән көне… Әнкәйләрнең кадерен исән чакларында белсәк иде. Урының җәннәт түрләрендә булсын, әни», – дип яза ул.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/risat-fazlyiaxmatov-el-saen-aniemne-8-mart-bairame-belan-ziratka-baryp-kotlyim-5878521

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас