Бу карар җырчының сәламәтлеге белән проблемалар булуга бәйле, - дип яза "Интертат". Казандагы сольный концерты вакытында Алия Төхвәтуллинаның хәле начарлануы хакында язган идек. Җырчы концертның беренче бүлеген генә җырлап чыга алды, алга таба чараны аның тормыш иптәше Ришат Төхвәтуллинга дәвам итәргә туры килде.
"Сәламәтлегемне куркыныч астына куясым килми. Шуңа күрә бераз ял итәргә булдым. Уфа концертына кадәр булса да терелергә иде. Калган концертларга бара алмыйм. Сәламәтлегем мөһимрәк", – дип сөйләде бу хакта Алия сторисларында.
Язылучылары арасында үзен начар хис итүе Алиянең аның икенчегә әни булырга җыенуы белән бәйле дип фаразлаучылар да бар. Мәсәлән, җырчыга калдырылган комментарийлар арасында: «Сезнең гаилә ишәергә охшап тора бугай? Әллә безгә генә шулай күрендеме? Без сезнең өчен бик шат», – дигәннәре дә бар.
Тулырак монда: https://intertat.tatar/news/gailagez-isaerga-tora-bugai-aliya-toxvatullina-koncertlary-bulmayacagyn-xabar-itte-5878537