Башкортстанда туып-үскән опера җырчысы Илдар Абдразаков Санкт-Петербургтагы Михайлов театрының сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнде. Бу хакта шәһәр губернаторы Александр Беглов коллектив белән очрашуда хәбәр иткән.
Элегрәк Абдразаков Севастополь дәүләт опера һәм балет театрын җитәкләгән иде. Русиянең халык артисты Илдар Абдразаков - Русиянең Дәүләт премиясе лауреаты, Зур һәм Мариин театрлары солисты, дөньяның әйдәп баручы оркестрлары белән чыгыш ясаучы, танылган дирижерлар белән хезмәттәшлек итә.
Якташыбызга яңа вазыйфада уңышлар телибез!
Фото: Башинформ