-2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Тәтешледә - иң яхшы китапханә!

Тәтешле районында республиканың иң яхшы модельле китапханәләрнең берсе эшли.

Тәтешледә - иң яхшы китапханә!
Тәтешледә - иң яхшы китапханә!



12 мартта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Тәтешле районына эш сәфәре вакытында Югары Тәтешле авылындагы авылара үзәк китапханәдә булды. 2023-25 елларда биредә «Башнефть» компаниясе ярдәме белән капиталь ремонт үткәрелгән.

Китапханә директоры Гөлшат Вафина хәбәр иткәнчә, учреждение 1985 елда төзелгән 757 квадрат метр мәйданлы ике катлы типовой бинада урнашкан. Ремонт вакытында төзүчеләр бинаның фасадын һәм түбәсен тәртипкә китергән, инженерлык челтәрләрен алмаштырган. Монда, шулай ук, яңа тәрәзәләр, идәннәр, түшәмнәр һәм ишекләр урнаштырылган, видеокүзәтү, янгын сүндерү һәм сак сигнализациясе системалары монтажланган, янәшәдәге территория төзекләндерелгән. Китапханәдә кызыксыну төрләре һәм яшь буенча зоналар каралган. Ә бина каршында якташлары – Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевка һәйкәл куелган.

– Хәзер без яңа буын китапханәсе кебек эшлибез, - дип өстәде Гөлшат Вафина. - Былтыр «Гаилә» гомумдәүләт проекты кысаларында федераль конкурста җиңдек. Алынган 15 миллион сумны учреждениене яңа җиһазлар, мебель һәм китаплар белән җиһазландыруга тотындык.

Радий Хәбиров китапханәнең балалар бүлеген, «Олимпус» мавыктыргыч фәннәр музеен, әдәби релакс-бүлмәне, сәхнәле һәм зур экранлы күпфункцияле залны, иҗади лабораторияләрне, ресурслар үзәген, яшьләр зонасын карап чыкты.

- Республикада модельле китапханәләр үстерү программасы гамәлдә. Сезнеке - иң яхшыларның берсе, - дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгы. - Бу - авылда чын мәдәни үзәк, анда балаларга да, өлкән буынга да кызыклы.

Фото: Башинформ
Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас