+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Уфада Русия-Абхазия мәдәни үзәге ачылды

Бүген Абхазия Республикасы рәсми делегациясенең Башкортстанга сәфәре кысаларында Уфада Русия-Абхазия мәдәни үзәген ачу тантанасы булды.

Уфада Русия-Абхазия мәдәни үзәге ачылдыУфада Русия-Абхазия мәдәни үзәге ачылды
Уфада Русия-Абхазия мәдәни үзәге ачылды
Мәдәни үзәкне ачу тантанасында Абхазия Республикасы Премьер-министры Владимир Делба һәм Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров катнаштылар.

Яңа мәйданчык Уфада студентлар кампусында урнашкан. Мәдәни үзәк Абхазия мәдәнияте белән кызыксынган студентлар һәм тикшеренүчеләр өчен тарту ноктасы булачак.

Үзенең сәламләү сүзендә Абхазия Премьер-министры Владимир Делба билгеләп үткәнчә, әлеге вакыйга ике республика арасындагы актив диалогның логик дәвамы булып тора һәм Башкортстанның Абхазия белән икътисади һәм мәгариф хезмәттәшлегенә нигез булачак.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров әлеге вакыйганың тугандаш халыклар арасында дустанә мөнәсәбәтләр үсешендә уникаль булуын ассызыклады.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас