-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

“Кырмыскалының моңлы сандугачы”

Башкортстанның халык артисты Флүрә Ногманова иҗатына багышланган бәйгенең гала-концерты киң колач белән узды.

“Кырмыскалының моңлы сандугачы”
“Кырмыскалының моңлы сандугачы”
Башкортстанның халык артис­ты, искиткеч талант иясе, билгеле педагог Флүрә Ногманованың тууына 90 ел тулу уңаеннан “Кырмыскалының моңлы сандугачы” дип исемләнгән башкорт һәм татар җырларын башкаручыларның ачык район конкурсы җыр-моң сөюче райондашларыбызны Мәдәният сараена гала-концертка җыйды. Вокаль башкару осталыгы традицияләрен үстерү һәм саклау, һәвәскәр җырчылар арасында яңа исемнәрне ачыклау максатында оештырылган бәйге беренче тапкыр үткәрелүгә карамас­тан, киң колач алды һәм киләчәктә зур популярлык яулаячагына ышаныч уятты.

Флүрә Галимҗан кызы Күлләр авылында җыр-моң яраткан Ногмановлар гаиләсендә туа. Галимҗан абзыйның күңеленә бигрәк тә опера солисты Мәгафур Хисмәтуллин башкарган җырлар якын була. Үзе дә халык җырларын бик оста башкара. Әтисенең – “Каһым түрә”, “Тәфтиләү”, әнисенең моңлы тавыш белән башкарган “Сакмар”, “Гыйльмияза”, “Гөлҗамал” җырларын тыңлап-ишетеп үсә кыз.
Барысы да балачактан башлана. Тормышының иң гүзәл чоры – балачагы һәм үсмер еллары Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы авыр елларга туры килгән кыз кечкенәдән җырларга ярата. Биюгә дә оста була ул, Стәрлетамактагы мәдәни-мәгърифәт училищесы сәхнә­сендә сабакташы Фәнзил Сөләйманов белән “Дуслык” биюен башкара, хәтта Фәйзи Гаскәров аны үз ансамбленә чакыра. Әмма җырга сөю өстенлек ала. Талантлы якташыбыз Уфа сәнгать училищесын тәмамлый, аннары Казан консерватория­сендә белем алу, Уфа дәүләт сәнгать училищесында, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында эш­ләү... Һәр җирдә якты эзен, данлы исемен калдыра Флүрә Га­лим­җан кызы. Киң диапазонлы көчле тавышы һәм башкару манерасы хис-тойгылы булуы белән аерылып тора. Халкыбыз аның башкаруындагы “Агымсу”, “Ашкадар”, “Гайса ах­ун”, “Гыйльмияза”, “Иль­яс”, “Хисам”, “Эл­мәлек” башкорт халык җырларын әле дә яратып тыңлый.
Кырыкка якын һәвәскәр җырчыны җыйган конкурс яраткан җырчыбызның иҗатын сөючеләр һәм аның җырларын дәвам итүчеләр булуын дәлилләде һәм чиксез горурлык хисләре уятты. Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты, районның шәрәфле шәхесе Җәмил Әбделманов рәис­леген­дәге жюри әгъзаларының җиз иләге аша сайлап алу турын үткәннән соң, гала-концертта тугыз конкурсант чыгыш ясады. Алар арасында төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре һәм профессионал җырчылар бар иде.
Концертны Флүрә Ногманованың укучысы Дамир Әхмәтов “Сандугач” җыры белән башлап җибәрде. Аның моңлы, көчле тавыш белән җырлавын тамашачылар алкышларга күмеп озатты. Икенче булып сәхнәгә зәвыклы итеп киенгән, чын артистлардан һич калышмаучы Кырмыскалы авылыннан Галимә Тимергазина “Агымсу” җыры белән чыкты. Юкка гына аның тавышын кабатланмас, үзенә генә хас башкару осталыгына ия булган легендар җырчы Фәридә Кудашеваныкына тиңләмиләр шул. Иске Акташтан Баязит Гыйззәтуллинның “Оныттың бугай” җыры яшьлек елларына алып кайтып, йөрәкләрне җилкендерсә, Шәрипкул авылыннан Фирүзә Гыйрфанова башкаруындагы “Соңлап килдең” җыры күңелнең иң нечкә кылларын тирбәтте. Сәвәләй авылыннан Дилә Вәлиева башкаруындагы “Ай, былбылым” җырын кемнәр генә тыңлап һәм җырлап үсмәде икән? Кырмыскалыдан Нәсимә Намазгулова да “Гөлҗамал”ны (баянда Фәрит Яхшыгулов, курайда Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәез Хәйретдинов) искиткеч матур итеп башкарды. Райондагы байтак чараларны мәдәни яктан бизәүче Айнур Абакачевның “Язлар булса” җырын флейтада уйнап башкаруын һәм Иске Бәбеч авылыннан Гөләйшә Мифтахованың “Үтте дә китте яшьлегем”не җиренә җиткереп җырлавын (баянда Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Азамат Гайфуллин) күреп, икесенә дә “афәрин” дип кенә әйтәсе килде. Ахырда чыгыш ясаучы Гөлсинә Гайнуллина да “Элмәлек” җырын моңлы итеп җырлап, залда утыручыларны үзенә әсир итте.
Әлбәттә, “Далан” бию ансамбленең очкын чәчеп торган биюләре, Флүрә Ногманованың укучысы – Баш­кортстанның халык артисты Резеда Әминеваның һәм Уфа сәнгать училищесы студенты Зөлмир Закировның күңелгә үтеп керерлек җырлары концертны тагын да күркәмрәк һәм эчтәлеклерәк итте.
Сәхнә түренә конкурсантларны котларга район хакимиятенең мә­дән­ият бү­леге начальнигы Виктория Мөхәм­­мәдиева, район хакимияте баш­лы­гының социаль мәсь­әләләр буенча урынбасары Гөл­нара Исән­баева, Башкор­тс­тан­ның халык артистлары Җә­мил Әб­дел­­манов һәм Резеда Әминева чыктылар. Чыгыш ясаучылар якташыбыз Флү­рә Ногманова турында җылы хатирә­ләре бе­лән уртаклашып, бәй­гедә катнашучыларны ихлас күңел­дән уңыш­лары бе­лән кот­лады һәм иң изге теләк­ләрен җиткерде.
– Бүген без әниләребез, нәнәй­ләребез тыңлап, җырлап үскән җырларны үзебезнең якташларыбыз башкаруында тыңлау бәхетенә ирештек. Чынлап та, талантларны күрә, үстерә белергә генә кирәк. Бөек җырчыбызның истәлеген шулай мәңгеләш­терүгә ирешүебез бик куаныч­лы, – диде Гөлнара Мәкъсүт кызы.
– Хөрмәтле якташлар! Бу конкурсны без күптән көттек. Ниһаять, остазыбыз Флүрә Галимҗан кызының туган җирендә беренче тапкыр район конкурсы оештырылды һәм бик оешкан төстә үтте. Киләчәктә ул ике елга бер тапкыр үткәрелер, анда катнашырга теләүчеләр тагы да күбрәк булыр, дип ышанасы килә. Күпме җырчы баянга кушылып, Флүрә апаның җырларын башкарды. Бу үзе мактауга лаек түгелмени? Димәк, Флүрә апаның иҗаты якташлары арасында яши. Изге Рамазан аенда шундый изге эш башкарылуын Ходай Тәгалә хуплар. Оештыручыларга зур рәхмәт, – диде Җәмил Әбделәхәт улы.
Ниһаять, бәйрәмнең көтеп алынган һәм дулкынландыргыч минутлары – җиңүчеләрне бүләкләү мизгелләре килеп җитте. Гран-при иясе – Гөләйшә Мифтахова. Ә Нәсимә Намазгулова “Флүрә Ногманова репертуарыннан халык җырларын башкару” дигән махсус номинациядә билгеләнде. Профессионаллар арасында Елена Галиәхмәтова – III дәрәҗә, Дамир Әхмәтов – II дәрәҗә, Гөлсинә Гайнуллина – I дәрәжә, үзешчәннәр арасында Хафиза Галина, Әлфия Бикташева, Галимә Тимергазина – III дәрәҗә, Баязит Гыйззәтуллин, Айнур Абакачев, Дилә Вәлиева – II дәрәҗә, Фирүзә Гыйрфанова I дәрәҗә лауреат исемен яуладылар.
Җырчыларга музыка коралларында уйнаучылар Ризида Кучаева, Илдар Мөхәммәтьяров, Азамат Гайфуллин, Фәрит Яхшыгулов, Имза Биктимеров, Фәез Хәйретдиновка Рәхмәт хатлары тапшырылды. Мәдинә Галиәхмәтова, Гөлнара Галиуллина, Зәбир Бикташев, Таңсылу Хөсәенова, Зөлфия Абдуллина, Әлфия Латыйпова, Миңнира Уразгилдина, Илүзә Нәбиева конкурста катнашучы дипломы белән бүләк­ләнделәр. Гүзәл Галиуллина, Гөлназ Акунаева, Гөлнара Йөзлекбаева, Флүрә Заһидуллина, Гөлфия Зарипова, Роза Юнысова, Илдар Мөхәмәтьяров, Алсу Фәйрузова, Айгөл Хәмитова, Гөлбикә Белова, Линара Гафарова, Гөлзәйнәп Сәгадиева дипломант исеменә лаек булдылар.
Әлеге бәйге якташыбыз истәлеген мәңгеләштерү буенча күркәм чаралар­ның берсе булса, районда яшәүче җыр-моң сөючеләрнең иң осталарын ачыклау җәһәтеннән дә зур әһәмияткә ия, шул ук вакытта моңлы халык җырларына сусаган тамашачылар да концерттан бик канәгать калды.

Дамир Әхмәтов:
– Флүрә апа Ногманованың укучысы булуым белән чиксез горурланам һәм аңа зур рәхмәт­лемен. Нәкъ Флүрә Галимҗан кызының үгет-нәсыйхәте белән мин Уфа сәнгать училищесына укырга кереп, диплом алуга ирештем.
Гомумән, Флүрә апага дөреслекне ярату, гаделлек, башкаларны хәстәрләү сыйфатлары хас иде. Без аның белән һәрвакыт тыгыз аралашып яшәдек. Ул туебызда да булды. Ильяс улым тугач, безне котларга бүләкләр тотып, тулай торакка килде.
Диплом алганнан соң укытучым Уфада калырга үгетләсә дә, Стәрлетамак филармониясенә эшкә урнаштым. Аннан соң да аның белән күрешеп-аралашып тордык.
Флүрә Ногманова истәлегенә гала-концертны оештыручыларга зур рәхмәт, анда катнашуыма бик шатмын. Ихтирам иткән укытучымның рухы шат булсын!


“Кырмыскалының моңлы сандугачы”
“Кырмыскалының моңлы сандугачы”
“Кырмыскалының моңлы сандугачы”
“Кырмыскалының моңлы сандугачы”
Автор: Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас