Абхазия Республикасы рәсми делегациясенең Башкортстанга сәфәре кысаларында Башкортстан башкаласы Уфада Русия-Абхазия мәдәни үзәген ачу тантанасы булды. Мәдәни үзәкне ачу тантанасында Абхазия Республикасы Премьер-министры Владимир Делба һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров катнаштылар.
Яңа мәйданчык Уфада Евразия фәнни белем бирү үзәгенең вузара студентлар кампусында урнашкан. Мәдәни үзәк Абхазия мәдәнияте белән кызыксынган студентлар һәм тикшеренүчеләр өчен тарту ноктасы булачак.
- Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның башкорт-абхаз мөнәсәбәтләренә аерым игътибар бирүен билгеләп үтәсем килә. Бүген без тугандаш Абхазиягә — борынгы тарихы, тирән традицияләре һәм юмарт күңеле булган илгә таба тагын бер адым ясыйбыз. Уфада Русия-Абхазия мәдәни үзәген ачу халыклар арасындагы элемтәләрне үстерүгә юнәлтелгән һәм безнең алга китешкә, индустриаль партнерлар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек булдыруга, ясалма интеллект һәм санлы технологияләрне үстерүгә омтылуыбызны чагылдыра. Бу мәйданчык яңа идеяләр, ныклы дуслык һәм зур уртак проектлар туган урын булсын, - диде Андрей Назаров һәм Абхазия ягына үзәкне ачуда ярдәмнәре һәм уникаль экспонатлар тәкъдим итүләре өчен рәхмәт белдерде.
Очрашуның ахырында Владимир Делба югары уку йортлары арасындагы студентлар кампусының фән, мәгариф һәм заманча технологияләрне берләштерүче киңлекләре белән танышты.
Фото: Башинформ