-2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

"Тормышымда төрле вакыйгалар булды..."

Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның уллары Искәндәр 30 килограмм авырлыгын ташлаган.

"Тормышымда төрле вакыйгалар булды..."
"Тормышымда төрле вакыйгалар булды..."

Җырчы Искан  соңгы вакытта блогерлар, артистлар арасында популяр булган ашказанын кечерәйтү буенча операция ясаткан, дип яза "Интертат". Бу хакта җырчы блогер Олеся Лесная сәхифәсендә сөйли.

«Инде 30 килограммнан артык ташладым», – ди Искан.

«Гашыйк була башладыңмы инде?» – дигән сорауга ул: «Әле тагын 25-30 килограммга ябыгасым килә», – дип җавап бирә.

"Элекке вакытларны хәтерлисеңме?" дигәнгә: «Мин бит ул чакта ябыктым, спорт белән шөгыльләндем, гадәти тормыш белән яшәдем», – ди артист.

«Сәхнә» журналында практика узган иде бит ул. Шул чактагы фотоңны да куям әле», – дип, Олеся да Исканның буй-сыны зифа чакларны искә ала.

«Әйе. Минем тормышымда төрле вакыйгалар булды. Дарулар, гел ятып тору, операцияләр үз эшен эшләде. Нәтиҗәдә, симердем. «Мачо» булу өчен күп шөгыльләнәчәкмен, хәзер инде бу кыен булмаячак», – дип сөйли "Искан".

Фото: "Татар-информ".

Тулырак: https://intertat.tatar/news/yrcy-iskan-30-kilogrammga-yabykkan-5878556

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас