-2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Фронтка ярдәм өчен!

Җырчы Илмира Нәгыймованы «Фронтка ярдәм өчен» медале белән бүләкләгәннәр.

Билгеле булганча, җырчының икетуган энесе хәзер дә махсус хәрби операция зонасында, дип яза "Шәһри Чаллы". Илмираның бертуган энесе махсус хәрби операциядә катнашып, батырларча һәлак булды.

Былтыр Илмира Нәгыймова үзенең социаль челтәрләрдәге язылучылары белән махсус хәрби операциядә катнашучыларга ике көн эчендә 630 мең сум җыеп, махсус хәрби операциядәге егетләргә машина җибәргәннәр иде.

– Кылган игелекләрегез үзегезгә мең тапкыр артып кайтсын, - дигән иде ул.
Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас