-2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Нурия Абдуллинаның якты истәлегенә

15 мартта Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә "Башкортостан" телерадиокомпаниясенең "Юлдаш" радиосы ветераны, күренекле тапшырулар алып баручы, композитор Нурия Абдуллинаның Хәтер кичәсе үтте.

Нурия Абдуллинаның якты истәлегенә
Нурия Абдуллинаның якты истәлегенә


Нурия Насыйбулла кызы 25 елдан артык радиода эшләде, "Юлдаш"ның бүгенге танылуына ышанычлы нигез салучыларның берсе булды. Радио фондында аның йөздән артык җыры саклана.

"Утыр әле, әнкәй, яннарыма", "Хәбәр сал җилләргә", "Ризыкларың өзелмәгән әле", "Сәфәрләргә чыксаң", "Икәүләп бит әле", "Ялгызларны кемнәр яратыр", "Исән йөрегез, балам". Шушы һәм башка билгеле җырлар Айгөл Сагынбаева, Резеда Әминева, Фәрваз Урманшин, Әлфия Юлсурина, Заһир Исәнчурин, Флүрә Туйсина, Ришат Хәмитов, Гөлсем Бикбулатова, Газим Ильясов, Флорида Исмәгыйлева, Нәркәс Сираҗетдинова, Наилә Шәрипова, Илнур Рамазанов башкаруында Нурия Абдуллинаның сәләтенә мәдхия булып яңгырады, шигырьләре укылды.

"Юлдаш" радиосы коллективы күңел салып әзерләгән очрашуга гаилә әгъзалары, якташлары, дуслары, хезмәттәшләре, иҗатын сөюче тамашачысы җыелды. Концертны Җәмил Ишмөхәммәтов белән Гөлназ Халитова алып бардылар.

Филармония фойесында Нурия Насыйбулла кызының шәхси әйберләреннән күргәзмә куелды, уразада булучыларга сый-хөрмәт күрсәтелде.
Яман чиргә каршы көрәш үрнәге, күпләргә яшәргә илһам биргән, чиргә бирешмәгән һәм тормышны яраткан Нурия Абдуллина турында якты истәлек безнең күңелләрдә һәрвакыт сакланыр.

БСТ телеканалы тарафыннан төшереп алынган тамашаны апрельдә зәңгәр экраннарда карагыз.

Фото: Башинформ


Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас