-2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Уфада балалар фольклориадасы узачак

Башкортстан Республикасында 23-27 июньдә узачак III Бөтенрусия балалар фольклориадасының рәсми логотибы тәкъдим ителде.

Уфада балалар фольклориадасы узачак
Уфада балалар фольклориадасы узачак


Мәдәни форум илнең төрле төбәкләреннән 1000нән артык яшь артистны кабул итәчәк. Фольклориада логотибында фестивальнең төп символларыннан торган калейдоскоп элементлары чагылдырылган.
Матрешка Русиянең мәдәнияте һәм декоратив-гамәли сәнгате байлыгын символлаштыра, ул башкорт костюмы элементларында тәкъдим ителгән, чөнки Башкортстан - кунаклар кабул итүче төбәк. Кояш - үзәк элемент буларак, иминлекне һәм тормыш энергиясен, ә ачык куллар фестиваль мәйданчыгында тәкъдим ителгән халыкларның бердәмлеген символлаштыра. Кош һәм нота - фольклориаданың музыкаль эчтәлеге: илнең төрле төбәкләреннән килгән яшь катнашучылар тәкъдим иткән җырлар, биюләр, музыка кораллары.
Исегезгә төшерәбез, колачлы иҗади вакыйга – Бөтенрусия балалар фольклориадасы ике елга бер тапкыр үткәрелә һәм ул Русия Федерациясе халыкларының һәм этник бергәлекләренең мәдәни үзенчәлеген саклауга һәм мәдәни мирасын популярлаштыруга, үсеп килүче буынга әхлакый-эстетик тәрбия бирү бурычларын тормышка ашыруга, илдә балалар һәм яшьләр фольклор хәрәкәтен үстерүгә ярдәм итәргә тиеш.
Беренче Бөтенрусия балалар фольклориадасы 2022 елда Чувашстан Республикасында узды, анда 76 төбәктән яшь талантлы катнашучылар җыелды. 2024 елда Татарстан үзендә кабул иткән икенче Фольклориада тагын да күбрәк катнашучыларны – Русиянең 80 субъектыннан меңнән артык яшь талантны җәлеп итте. 2026 елда Уфа шәһәре 23 июньнән 27 июньгә кадәр Бөтенрусия фольклор бәйрәмен кабул итәчәк. Төп чаралар республика башкаласы Уфада узачак, ә төп сәхнә мәйданчыгы Совет мәйданы булачак.
Бәйрәмнең программасы бай һәм төрле: балалар мавыктыргыч экскурсияләрдә, урындагы коллективлар белән иҗади очрашуларда һәм остаханәләрдә катнаша алачак. Чара кысаларында фестивальнең ачылу һәм ябылу тантаналары, «Халыклар дуслыгы» әйлән-бәйлән уйнау, шулай ук Уфа шәһәре паркларында концерт чыгышлары һәм башкалар узачак.
16 мартка кадәр Бөтенрусия балалар фольклориадасында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Фольклориадада катнашучылар исемлеге 27 мартта басылып чыгачак.
Проект Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары А.Н. Голикова ярдәмендә төзелде. Фестивальнең оештыручылары - Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм В. Д. Поленов исемендәге Русия Дәүләт халык иҗаты йорты.

Фото: Башинформ


Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас