Башкортстанның атказанган артисты, җырчы Гөлназ Асаева үз җанатарларына үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Ул хәбәр иткәнчә, кемдер аның исеменнән MAX мессенджерында махсус төркем ачкан.
Җырчы бу төркемгә бернинди катнашы булмавын кисәтте. Тиздән ул МАХ мессенджерында рәсми сәхифәне үзе булдырачак һәм аңа сылтаманы үз социаль челтәрләрендә бирәчәк.
Шулай ук, ул үз язылучыларын бер-берсенә карата әдәпле булуын, тупас сүзләр әйтмәвен үтенде. Ул үзенең постлары астында комментаторлар арасында яңадан конфликт кабынуын билгеләп үтте.
- Заман хәзер гади түгел, шуңа күрә сүгенергә түгел, бер-береңә ярдәм итәргә кирәк. Өстәвенә, хәзер мөселман уразасының соңгы көннәре бара. Әйдәгез, бер-беребезне хөрмәт итик! - диде ул.
Фото: Социаль челтәрләрдән.