+5 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Озакламый "Театр язы" башлана

“Театр язы” республика фестиваль-форумына багышланган матбугат конференциясе узды.

Озакламый "Театр язы" башлана
Озакламый "Театр язы" башлана



Тугыз еллык тәнәфестән соң Башкортстанга иң әһәмиятле мәдәни форумнарның берсе – “Театр язы” республика фестивале кайта. Ул 20-27 мартта узачак. Ул төбәкнең театр коллективларын, әйдәп баручы сәхнә осталарын һәм киң тамашачылар аудиториясен берләштерә. Фестивальнең рәсми ачылышы М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә булачак.

Фестивальне гамәлгә куючы – Башкортстанның Мәдәният министрлыгы, оештыручылары – Башкорт академия драма театры һәм республиканың Театр эшлеклеләре берлеге.
Матбугат конференциясендә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры директоры Зиннур Сөләйманов, фестивальнең художество җитәкчесе Айрат Абушахманов, Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Алмас Әмиров, фестивальнең Эксперт советы әгъзасы, З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать институтының сәнгать тарихы һәм теориясе кафедрасы мөдире Айсылу Сәгыйтова, Туймазы татар дәүләт драма театры директоры Руслан Вахитов катнаштылар.

Зиннур Сөләйманов билгеләп үткәнчә, фестиваль үткәрелмәгәндә театр мохите мондый колачлы профессиональ диалогны сагынып өлгергән. “Театр язы”ның Уфада республиканың барлык профессиональ коллективларын яңадан берләштерүенә без бик шат”, – диде ул.

Аның сүзләренчә, быел программа максималь бай булырга вәгъдә итә. “Театр язы”на рәсми старт 20 мартта Мәҗит гафури исемендәге Башкорт академия драма театры сәхнәсендә биреләчәк. Анда Айрат Абушахманов куелышындагы “Яратам”, дип әйтергә өлгермәде” спектаклен күрсәтәчәкләр. Беренче фестиваль көненең көндезге программасы яшь тамашачыларны сөендерәчәк: Башкорт дәүләт курчак театры А. С. Пушкинның атаклы поэмасы буенча куелган “Руслан һәм Людмила” спектакленә чакыра.

Уфа мәйданчыкларында республиканың барлык театрлары үз спектакльләрен куячак. Конкурс программасыннан тыш, “Лики” халык театры “Ромео һәм Джульетта” спектаклен күрсәтәчәк, бу фестивальнең сәхнә сәнгатенең төрле формалары өчен ачык булуын ассызыклый.

Спектакльләр турында фикер алышу һәм фестиваль лауреатларын билгеләү өчен Эксперт советы булдырылды, ул жюри функцияләрен дә башкара. Фестиваль программасында киң колачлы белем бирү дә күздә тотыла. Ул үз эченә профессиональ лабораторияләр һәм остаханәләрне ала, алар Башдрамтеатрда һәм Актерлар йортында узачак. “Театр бүген һәм иртәгә” дип аталган "түгәрәк өстәл" һәм “Режиссерлар советы”ның беренче утырышы эшлекле программаның мөһим өлеше булачак.

Башкорт академия драма театрының баш режиссеры Айрат Абушахманов ассызыклаганча, фестивальнең бурычы – бүләкләр тарату гына түгел, ә театрлар үсешенә этәргеч бирү. “Һәр фестиваль көне жюри катнашлыгында спектакльләрне җентекләп тикшерү белән тәмамланачак. Бу - актерлар һәм режиссерлар өчен бәяләп бетергесез мәктәп, – дип саный режиссер. – Моннан тыш, фестиваль кысаларында алдынгы осталар җитәкчелегендә драматургия һәм актерлык лабораторияләре узачак”.

Фото: Зөһрә Исламова

Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас