+5 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Татарча мультфильм төшерергә өйрәнәләр

Чишмә поселогының 30нчы китапханәсендә «Әкиятләр иҗат итүчеләр: туган телдә мультфильмнар» студиясен ачу тантанасы булып узды. Әлеге проект Башкортстан Башлыгы Грантлары фонды ярдәмендә "Содружество ПЕРВЫХ" оешмасы белән берлектә гамәлгә ашырыла һәм күпләрнең игътибарын җәлеп итте.

Татарча мультфильм төшерергә өйрәнәләр
Татарча мультфильм төшерергә өйрәнәләр

Узган елда проект командасы төбәк халыклары телләрен саклауга юнәлтелгән конкурста җиңү яулады һәм 761816 сумлык ярдәм алды.

Грант акчалары мультфильмнар төшерү өчен кирәкле барлык җиһазлар һәм материаллар сатып алырга мөмкинлек бирде. Китапханәгә мультстанок, ноутбук, төсле принтер һәм декорацияләр, персонажлар булдыру өчен материаллар алынды. Проект кысаларында татар телләрен белүне яхшыртырга теләүче 1-7нче сыйныф укучылары агымдагы ел дәвамында туган телдә 6 мультфильм төшерәчәк.

Проект кураторы, 30нчы китапханә мөдире Рита Газизова җитәкчелегендә балалар татар язучыларының әкиятләрен укыячак, сценарийлар төзиячәк, декорация һәм персонажларны әзерләячәк. Махсус мульстанокта төшерелгән мультфильмнарга татар телендә тавышны да балалар үзләре яздырачак.

Яңа мульстудияне ачу чарасында мультфильмнар булдыру буенча осталык дәресе үткәрде. Китапханәчеләр үз тәҗрибәләре белән уртаклашты һәм туган тел мәдәниятен саклау һәм үстерүнең мөһимлеге турында сөйләде.

Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров республика җитәкчелегенә мондый кызыклы проектларга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул командага һәм балаларга иҗатларында уңышлар теләде һәм туган телләрендә мультфильмнар төшерү балаларга үз телләрен тирәнрәк өйрәнергә һәм белемнәрен киңәйтергә ярдәм итәчәген билгеләп үтте.

«Әкиятләр иҗат итүчеләр: туган телдә мультфильм» проекты — балаларга үз сәләтләрен күрсәтү, мультфильмнар ясарга өйрәнү, татар телен белүне яхшырту һәм туган халкының мәдәниятен саклап калуга, үстерүгә үз өлешен кертү өчен уникаль мөмкинлек. Авторлар әлеге проект зур юлның башы булыр һәм күпләрне яңа иҗади казанышларга илһамландырыр дип өметләнә.

Фото: vk.com/bibl.caharny

Татарча мультфильм төшерергә өйрәнәләр
Татарча мультфильм төшерергә өйрәнәләр
Татарча мультфильм төшерергә өйрәнәләр
Татарча мультфильм төшерергә өйрәнәләр
Татарча мультфильм төшерергә өйрәнәләр
Татарча мультфильм төшерергә өйрәнәләр
Татарча мультфильм төшерергә өйрәнәләр
Татарча мультфильм төшерергә өйрәнәләр
Автор: Денис Таваев
Читайте нас