+5 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

"Тавышка ышанмагыз!"

Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев язылучыларын җитди хәлләр турында кисәтте.

"Тавышка ышанмагыз!"
"Тавышка ышанмагыз!"
Ул мошенниклардан сак булырга чакыра. Тиешле роликны ул үзенең социаль челтәрләрендә урнаштырган. Аның сүзләренчә, җинаятьчеләр һәркемнең тавышын кабатлый ала.

- Заманча технологияләр теләсә кайсы кешенең: туганыңның, дустыңның, хезмәттәшеңнең тавышын эшләргә мөмкинлек бирә. Барлык интонацияләр белән ышандырырлык күчермә булдыру өчен реаль язманың берничә секунды җитә. Мошенниклар технологияләрне шок, борчылу һәм уйламыйча эш итәргә мәҗбүр итү өчен куллана.

Әгәр сезгә ашыгыч рәвештә акча күчерүне сорап шалтыратсалар, туктагыз, ул кешегә үзегез шалтыратыгыз һәм сез икегез генә белгән сорауны бирегез. Тавышка ышанмагыз, фактларга ышаныгыз. Технологияләр тиз үсә, һәм мошенниклар аларны актив куллана, әмма тикшерүнең гади адымы һәрвакыт диярлек алдаудан коткара, - ди Нургалиев.


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас