+5 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

"Бомба булачак бу"

Әнвәр Нургалиев белән Илcөя Бәдретдинова очрашканнар.

"Бомба булачак бу"
"Бомба булачак бу"
Марат Мухинның тавыш яздыру студиясендә. «Безнең иҗади тормышыбыздан бер күренеш. Иҗат итәбез, аралашабыз, язылабыз. Ничек уйлыйсыз, кем кемгә комачаулый?» – дип шаярткан Әнвәр Нургалиев, Илсөя белән видеосын үзенең сәхифәсенә куеп. Бу хакта "Интертат" язган.

Язылучылары исә бик тиздән Әнвәр Нургалиев һәм Илсөя Бәдретдинова башкаруында дуэт җыр ишетәчәкбез дип фаразлаганнар.

«Дуэт буламы?», «Менә ичмасам шәп дуэт булачак бу. Икесе дә минем яраткан артистларым. Рәхмәт», «Бомба дуэт булачак дип уйлыйм», – дип язалар аларга. Марат Мухин исә, бу комментарийларны күреп: «Юк, трио була. Монда мин дә бар бит әле», – дип тә кушылган.

Әнвәр Нургалиев элекке әңгәмәләренең берсендә Илсөя Бәдретдинова белән дуэт җырларга хыяллануын әйткән иде.

«Илсөя Бәдретдинова белән дуэт җырлар идем. Ул миңа кеше буларак бик ошый, ничектер якын ул, хөрмәт итәм аны. Минемчә, Илсөя белән дуэт җырласак, бик матур килеп чыгар иде», - дип сөйләгән Әнвәр Нургалиев.
 
Тулырак: https://intertat.tatar/news/kem-kemga-komacaulyi-studiyada-anvar-nurgaliev-belan-ilsoya-badretdinova-ocraskan-5878646
Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас