Милена - иҗатка гашыйк кыз. Ул бик күп татар һәм башкорт эстрадасы артистлары белән аралашып тора. Үзе дә матур итеп җырлар башкара, дип яза "Интертат".
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар белән Милена - бик күптәнге дуслар. Ул аларның Казандагы концертларына инде узган елда да килгән булган. Бу юлы да Зөлфирә белән Алмаз Миленага бәйрәм оештырырга уйлаганнар. Алмаз Милена белән әнисен вокзалдан үзе каршы алган, аларны уңайлы кунакханәгә урнаштырган. Ә инде кичке якта Милена яраткан артистлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясау бәхетенә дә ия булган.
Үзен блогер буларак сынап караучы Милена Казанга онытылмаслык сәяхәт мизгелләрен үзенең сторислары аша күрсәтеп бара, хис-кичерешләре белән уртаклаша.
«Миссия үтәлде. Без инде икенче тапкыр Милена белән әнисенә Казанга сәяхәт оештырдык. Алар безнең концертларыбызга килә. Көн саен диярлек сөйләшеп, аралашып торабыз, Аллаһка шөкер. Аларны шулай ял иттерә алуыбызга без бик шатбыз», – дип сөйләде бу хакта Алмаз үзе дә, кунакларын өйләренә озатып җибәргәч.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/zolfira-almaz-mirzayanovlar-fizik-momkinleklare-cikle-kyzny-soendergan-5878656