“Россия 1” телеканалының эфиры 16 февральдә чыкты. Людмила һәм аның ире Александр программаны «Пьяная вишня» җыры белән ачтылар. Әмма иң мөһиме - алар студиягә Башкортстанның чын “тәмен” алып барган: Людмила тапшыруны төшерү мәйданчыгында ук үзе ясаган өй пилмәннәрен пешерде, һәммәсен үзе җыйган җиләкләр, компот белән сыйлады. Малахов, үзе сый-нигъмәтләрне таратып, аларны югары бәяләде.
Чыгарылыш мәхәббәт тарихларына багышланган иде. Пар эштә ничек очрашуы турында сөйләде, моңа кадәр уңышсыз мөнәсәбәтләрдә булганнарын да әйтте. Редакторлар, Башкортстанга килеп, ир белән хатынның атта йөрүләрен төшергән, ә Людмила гармунда уйнап күрсәткән.
"Малахов, гомумән, шәп! Шундый җылы, яхшы мохит. Барысы да яхшы", - ди Людмила.
Ул Межгорье мәдәният үзәгендә сәнгать җитәкчесе булып эшли һәм өч коллектив белән җитәкчелек итә.