+5 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

"Үземне кулга алдым"

Винарис Ильегетнең зур яңалыгы бар. 

"Үземне кулга алдым"
"Үземне кулга алдым"
Аңа концертында легендар җырчы Хәмдүнә Тимергалиеваның күлмәген бүләк иткәннәр.

«Хәмдүнә апа вафат булгач, иң беренче килеп җитүче дә, ярдәм итүче дә Винарис иде. Күлмәк синдә саклансын!" - ди Хәмдүнә Тимергалиеваның якын туганы.

Хисле, ихлас Винарис исә, күңеле тулып, елап ук җибәрә, дип яза  "Интертат".

"Хәмдүнә апа икенче әнием кебек иде. Әлеге күлмәкне миңа мирас итеп тапшырдылар. Бик зур рәхмәт Хәмдүнә апаның якыннарына, күршесе Рушания апага. Ул миңа күлмәкне бүләк итте. Шундый хис-кичерешләргә бирелдем. Концертны ничек дәвам итәргә дә белмәдем. Әмма үземне кулга алдым. Бу шундый истәлек, бу тарих, бу минем өчен бик мөһим», - ди Винарис Ильегет.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/vinaris-ilegetne-elatkannar-5878687

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас