Тәнзилә Ибраһим кызы күңел байлыгын, җан җылысын кушып язган шигырьләре белән укучыларның мәхәббәтен күптән яулады. Аның ихлас, яктылык бөркеп торучы шигырьләрен яше дә, карты да яратып укый. Тәнзилә ханым иҗат җимешләренең һәрберсенә фәһемле фикер, тирән мәгънә салырга омтыла. Яшәү яме, кадере, адәм балалары арасындагы мөнәсәбәтләр турында уйланулар, заман проблемаларын хәл итү юлларын эзләү – барысын да табарга була аның иҗатында.
Тәнзилә Ибраһим кызы – үзнәшер юлы белән чыгарылган ун китап авторы, алар – “Сер сандыгым”, “Гомер агышы”, “Күңел моңы”, “Никах яулыгы”, “Бүләк гөлем”, “Алтын көзем”, “Алмаларым”, “Язмыш юлы”, “Гомер юлы”, “Көзге яфраклар”. Аның иҗат җимешләре районыбыз һәм республикабыз матбугатында да еш дөнья күрә.
Күптән түгел районның Иванай авылы китапханәсендә шагыйрәнең чираттагы “Бүләкле көн” китабының исем туе үтте. Бу бәйрәмгә авторның хезмәттәшләре, каләмдәшләре, “Дулкын” әдәби клубы, “Сердәш” хатын-кызлар клубы әгъзалары җыелды. Тәнзилә Фәтхетдинова үзенең тормыш юлы, тәүге тапкыр кулына каләм алып, иҗат юлына ничек аяк басуы турында сөйләде.
Иҗатташ дуслары исә шагыйрәнең “Бүләкле көн” китабыннан шигырьләр укыды. Моңлы сандугачларыбыз Рәйсә Әхмәтова һәм Фәйрүзә Галикәева моңлы җырлары белән кичәгә ямь өстәде. Хезмәттәше Тәрҗимә Рамазан кызы ахирәте белән бергә эшләү елларында булган матур вакыйгаларны искә алып үтте. “Дулкын” әдәби клубы әгъзалары, каләмдәшләре шагыйрәгә багышланган шигырьләрен бүләк итте.
Кичәне югары дәрәҗәдә, эчтәлекле һәм күңелле итеп китапханә мөдире Гөлназ Ханова алып барды.
Тәнзилә Ибраһим кызы, өлкән яшьтә булуына карамастан, бүген дә актив тормыш алып бара, районның мәдәни тормышында кайнап, матур шигырьләр иҗат итә. Каләмдәшебезнең иҗат чишмәсе саекмасын!
Зәһүрә Әбелкарамова-Кирәева.
Дүртөйле районы.
Рәсемдә: кичәдән соң истәлеккә фото.